Википедия бәхәсе:Татар Википедиясе үсеш планы/Интерфейс тәрҗемәсе

Викимедиа мохитен татарчалаштыру үзгәртү

Татар википедистлары җәмгыятенең үсешен телисезме? Безгә кертем ясауларын җиңеләйтү турында уйларга кирәк. Викимедиага хас бар проектларында (шул кысаларында татар Википедиясендә дә) җитмәгән кулланучылар интерфейсы һәм система хәбәрләрен, шулай ук күптелле Мета мохитендә тупланган Ярдәм битләрен тәрҗемә итү зарур.

Викимедиа хәрәкәтенә караган бар сайтларда татар телендә интерфейсны куллана алу өчен, Көйләнмәләр сылтамасына (югарыда уңда) басып, интернационализация бүлегендә tt-cyrl (кирилча) яки tt-latn (латинча) дип билгеләвегез җитә. Интерфейс тәрҗемә ителмәгән чакта (сылтамалар югарыда, тулы исемлек, инглизчә текстны күрә аласыз. --frhdkazan (бәхәс) 22 ноя 2015, 15:27 (UTC)Җавап бирергә

      • Шулай итеп, анда тәрҗемәләр татар латин әлифбасында да язып буламы? --Kitap (бәхәс) 22 ноя 2015, 15:37 (UTC)Җавап бирергә
        • Нәкъ шулай, Kitap әфәнде.tt-cyrl һәм tt-latn интерфейслары бер берсенә комачауламый, бик тату яшиләр. Бүген үзем икесен дә баетып алдым, көйләүләремдә икесен сайлап карап башка телле Викиларга кереп алдым (ягъни татар Викида француз интерфейсы белән дә эшләү мөмкин). Кайбер кылынган үзгәртүләр (аеруча Мета һәм Википедияләр өчен) турыдан-туры гамәлгә керми - роботның (яки берәр Мета-администраторының) системага йөкләвен таләп итә. Бу мәсьәләдә миңа берничә көннән тикшерүемне киңәш иттеләр. --frhdkazan (бәхәс) 22 ноя 2015, 16:53 (UTC)Җавап бирергә
      • Җавабыгыз өчен рәхмәт, чыннан анда көйләнмәләр тат-латинча дөрес итеп языла. --Kitap (бәхәс) 22 ноя 2015, 17:36 (UTC)Җавап бирергә
  • ТатВикида җитмәгән тәрҗемәләрне (кирил да, латин да) гадәттә идарәчеләребезнең ясаулары көтелә. Алар актив булмаган хәлдә, Мета-админнар ярдәме белән эшләп була.--frhdkazan (бәхәс) 23 ноя 2015, 06:34 (UTC)Җавап бирергә
      • Кайчан тәрҗемәләр күренә башлый?--Kitap (бәхәс) 25 ноя 2015, 15:00 (UTC)Җавап бирергә
        • Kitap, Мин translatewiki.net (интерфейс tt-latn) һәм meta'да (Белешмә битләре en>ru, проектлар битләре en>tt) һәр көнне әзме-күпме тәрҗемә итеп торам, система аларны кабул итеп бара. Эш җитәрлек булгач, башкалар ярдәм итә алса - тизрәк барыр әлбәттә. Үзебезнең идарәчеләребез булганына, мета-дагыларны артык борчыйсы юк. Россия телләрендәге Википедияләр җәмгыятьләренә (шул исәптән татарныкына да) ярдәм итергә торышучы ВМРУ региональ оешмасының https://ru.wikimedia.org сәхифәсен Россия халыклары телләренә тәрҗемә итү механизмын алу буенча сорау җибәрдем. Егетләр бер сәгатьтән Мәскәүдә чираттагы җыелышка бергә киләләр. --frhdkazan (бәхәс) 25 ноя 2015, 15:34 (UTC)Җавап бирергә
          • Kitap, ВМРУ үзенең https://ru.wikimedia.org сәхифәсен волонтёрлар тарафыннан Россия халыклары телләренә тәрҗемә итү механизмын булдырырга ризалыгын белдерде. Техник мәсьәләләре чишелгәч, татар телендәгесе инициатор буларак миңа төшәчәген уйлыйм. Эш башланылгач, ара-тура хаталарымны тикшереп алуга чыкырып торырмын. --frhdkazan (бәхәс) 26 ноя 2015, 12:46 (UTC)Җавап бирергә
        • Frhdkazan, шушы сәхифәнең бу дөрес сылтамасы буламы? Нинди темалар анда приоритет чиратында тәрҗемә итәсе мәгълүмат була? Ничек Сез, мин һ.б. тәрҗемә иткәнне карап буламы?--Kitap (бәхәс) 26 ноя 2015, 15:38 (UTC)Җавап бирергә
Бердәм ТатВики tt.wikipedia.org буенча яши, Викимәгълүмат кырында коды - tt. Интерфейска (килгәндә исә - әлегә 3 төре бар: tt (татарча/tatarça - бәхәсле, бетереләсе) /tt-cyrl (татарча) / tt-latn (tatarça) - һәрберсенә дә тәрҗемә итеп була.
Төрле тәрҗемәләр 3 төрле урында ясала. Беренче икесе - интерфейс белән бәйле. Кертемебезне карау өчен (минем мисалымда):
  • https://www.mediawiki.org/wiki/Special:Contributions/Frhdkazan - системаның кыска хәбәрләре. Википедия администратор хокукларыгыз булса, күбрәкләрен күреп, тәрҗемә итә аласыз.
  • https://translatewiki.net/wiki/Special:Contributions/Frhdkazan - системаның төп элементлары. Монда аерым хисап язмасы төркәү кирәк, һәм бар проектлардан MediaWiki'дагыларны (яки башкача Википедиягә караучыларны) гына сайлау хәерлерәк. Тәрҗемә ителгән юллар берничә көннән соң MediaWiki системасында пәйда була. Монда әлегә tt-latn'га тәрҗемә итеп торам.
  • https://meta.wikimedia.org/wiki/Special:Contributions/Frhdkazan - Вики-хәрәкәтьне үстерү, ныгыту һәм нәтиҗәлерәк эшләтү буенча тәҗрибә, кулланмалар, инструкцияләр; әлегә инглизчәдән генә (бар башка телләргә) тәрҗемә итергә мөмкин. Инглизчәне яхшы белгәч, үзем гадәттә күбрәк мондагылар белән эшлим, - бар СНГ халыклары аңлый алсын өчен, русчага тәрҗемә итергә булдым.
Сез күрсәткән таблицада (tt-cyrl, татар кирилицасы) приоритетлы хәбәрләр калын язуы белән күрсәтелгән. --frhdkazan (бәхәс) 26 ноя 2015, 17:38 (UTC)Җавап бирергә

ВМРУ татарчалаштыруны кайгыра үзгәртү

ВМРУ хәбәрләшү системасы аркылы юлланган хат.--frhdkazan (бәхәс) 29 май 2016, 16:13 (UTC)Җавап бирергә

Привет!

Обрати внимание на тему https://meta.wikimedia.org/wiki/MediaWiki_talk:Sidebar#Bashkir_translations

На татарский тоже было бы нелишне эти пункты меню перевести. Пусть Мета нормально говорит по-татарски, не сбиваясь на русский.

Плюс два сообщения

1. на translatewiki: https://translatewiki.net/w/i.php?title=MediaWiki:Wikimedia-cookiestatement/tt&action=edit

2. на Мете - https://meta.wikimedia.org/wiki/MediaWiki_talk:Tooltip-n-translations/tt (здесь писать заявку через {{edit request}}; исходная фраза - https://meta.wikimedia.org/wiki/MediaWiki:Tooltip-n-translations )

«Татар Википедиясе үсеш планы/Интерфейс тәрҗемәсе» проекты битенә кире кайту.