Википедия бәхәсе:Тавыш бирү:Бәхәсләшү һәм тавыш бирү кагыйдәләре
Bu mäsälärdä açıqlıq kertüçe qağidälär bik kiräk. Täqdimnärem:
- İke mäsäläne ayırım qaraw.
- Tekstın qısqartu.
- Proyekt buyınça tawış birüne iğlan itü aldınnan, anıñ bar neçkäleklären ozağraq töşenü häm üzgärtülär täqdim itü öçen waqıt birü (mäs.Тиз бетерү критерийларына үзгәртүләр, Рус Википедиясе киңәш-кулланмалары). -- frhdkazan (бәхәс) 2 июл 2014, 13:17 (UTC)
- Rus Wikipediäse qağidälär sisteması (rus) beznekennän sıyfatlıraq - törle mäsälälär yaxşıraq añlatılğan. Yañadan-yaña bezdä qabul itelmägän ayırım punktlarına sıltaw urınına Википедия:Рус Википедиясе киңәш-кулланмалары'n qabul itü otışlıraq.-- frhdkazan (бәхәс) 4 июл 2014, 05:41 (UTC)
Бәхәсләшү кагыйдәләре
үзгәртүКагыйдәләр белән уйнамагыз. Википедиянең нигезләре мәкаләдән энциклопедик стиль һәм тикшерүчәнлек таләп итә. Әгәр кем дә кем кагыйдәләрдән аерым матдәләр йолкып алып, аларга таянып Википедия максатларына каршы бара һәм уртак эшкә комачау итсә, димәк ул кагыйдәләр белән уйный (ru:ВП:НИП).
- Wikipediä maqsatı häm Wikipediä töp mäsläkläre, TaTWiki'nıñ qağidäläre açıqlanğan - punktta kiräklelege yuq.
Кагыйдәләрдән тишекләр эзләмәгез. Википедия – адвокатлар мәктәбе түгел, аның кагыйдәләре тормышны җиңеләйтергә тиеш, киресенчә түгел.
- Berär ayıber qağidädä tıyılmağanda yäki taläp itelmägändä - anı yasaw qağidäne bozu, yasamaw isä tişeklär ezläw dip bäyälänä almıy.
- Citeşsez qağidälär yañartılırğa tiyeş! Wikibıznıñ kullanuçılar aktivlaşa barğanda, qağidälärgä yañadan-yaña üzgäreşlär kertü kiräk bulaçaq. Bu eşçänlekkä kirtä sala torğan tawış birüne taläp itkän protseduralarnı mömkin qädär azaytırğa kiräk, bälki tulayım ğämäldän çığaru turında uylaw (Konsensusqa qüçü) da urınlı bulır. -- frhdkazan (бәхәс) 4 июл 2014, 06:03 (UTC)
- комментарий Ничек инде punktta kiräklelege yuq? frhdkazan башлаган Википедия:Рус Википедиясе киңәш-кулланмалары өчен тавыш бирү әлеге кагыйдәләрне хуплау өчен дә алып барыла түгелме? --Derslek (бәхәс) 9 июл 2014, 07:09 (UTC)
Тавыш бирү кагыйдәләре
үзгәртү>Шәхси характердагы мәсьәләләр, мисал өчен – кулланучыны тыю, куу, кисәтү салу яки алу, администраторларга претензияләр һ.б.ш.и., буенча тавыш бирү ясалмый. Шундый төр тавыш бирүнең барышы һәм нәтиҗәсе мәгънәви эчтәлекне түгел, күбрәк кулланучылар арасындагы шәхси мөнәсәбәтләрне чагылдыра башлый һәм низагның көчәюенә китерергә мөмкин. Шәхси низаглар чишү өчен ВП:ЮАШ арадашчылыгына мөрәҗәгать итү сорала.
- Nizağlarnı çişüdä aradaşçılıq unışsız qalğanı oçraqta ğına ВП:ЮАШ'qa möräcäğät itelä.
- YuAŞ Википедия:Администратор вазифасыннан азат итү mäsäläsenä qağılışlı sorawlarnı qarıy almawı häm şurabıznıñ älegä çın idaräçelek mömkinçelege bulmawı açıqlandı. -- frhdkazan (бәхәс) 4 июл 2014, 06:28 (UTC)
Бәхәстә кулланылучы графика
үзгәртүБәлки бераз соңарганмындыр, ләкин бәхәсләрдә бары тик Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану канунында китерелгән кирилл, латин һәм гарәп графикаларын гына куллану һәм әдәби телдә язу рөхсәт ителә дигән һәм фикерне кыска һәм ипле итеп язу таләп ителә дигән пунктлар өстәргә тәкъдим итәм. -- Marat Vildanov (бәхәс) 16 июл 2014, 18:52 (UTC)
- Әле бер кеше тавыш биргәнче бу өстәмәләрне кушып булырдыр бит? -- Marat Vildanov (бәхәс) 16 июл 2014, 18:58 (UTC)
- 1. Графика - ул универсаль күренеш, ул 3 графиканы бер татар гына кулланмый. Бәлки графика турында түгел, рәсми язылыш кагыйдәләре турында язып куяргадыр? 2. Безнең әдәби тел диалектларга каршы тора дип санала, андый ситуацияләрнең чыкканы булмады әлегә (себер татар телендә язып азапланган бер кулланучы гына искә төште әле), әдәби телдә генә язарга ярый дип куйсак, Алла сакласын, рәнҗеп китүчеләр табылмасмы?; 3. «Ипле һәм кыска итеп язу» таләбе һичшиксез булырга тиеш, ләкин аны гади үгет-нәсихәт итеп түгел, аны ниндидер формулага "төреп" нигезләп куярга кирәк. --Derslek (бәхәс) 17 июл 2014, 14:50 (UTC)
- Агымдагы кагыйдәләр кабул ителсә, алар буенча кагыйдәләр бозучыларга беренче кисәтү -> икенче кисәтү -> (кайсы пунктны бозуга карап тыю срогы озынлыгына) тыю схемасы буенча тыюлар схемасы эшләргә була дип уйлыйм. Әле бәхәс тәмамланмаган, Derslek, тавыш бирүне шушы ике өстәмә пунктның текстын тәгаенләгәнчегә кадәр кичектерә алабызмы? Тавышны әлегә мин генә бирдем. -- Marat Vildanov (бәхәс) 17 июл 2014, 17:53 (UTC)
- Frhdkazan, мәсәлән latin26 куллана бәхәсләрдә, укырлык түгел. -- Marat Vildanov (бәхәс) 17 июл 2014, 17:55 (UTC)
- Айдар Шәйхи дә тавыш биргәч, туктатырга ярамый. Үзгәртүләр кертеп, аның белән килештерергә генә кирәк. --Derslek (бәхәс) 18 июл 2014, 08:06 (UTC)
- 1. Графика - ул универсаль күренеш, ул 3 графиканы бер татар гына кулланмый. Бәлки графика турында түгел, рәсми язылыш кагыйдәләре турында язып куяргадыр? 2. Безнең әдәби тел диалектларга каршы тора дип санала, андый ситуацияләрнең чыкканы булмады әлегә (себер татар телендә язып азапланган бер кулланучы гына искә төште әле), әдәби телдә генә язарга ярый дип куйсак, Алла сакласын, рәнҗеп китүчеләр табылмасмы?; 3. «Ипле һәм кыска итеп язу» таләбе һичшиксез булырга тиеш, ләкин аны гади үгет-нәсихәт итеп түгел, аны ниндидер формулага "төреп" нигезләп куярга кирәк. --Derslek (бәхәс) 17 июл 2014, 14:50 (UTC)