Википедия бәхәсе:Социаль челтәрләр

Соңгы шәрех: 6 ел элек элек Frhdkazan язды

similarweb.com һәм аның pro версиясе биргән мәгълүматларга таянып, Татар Википедиясенә 2017 елның июнь ае дәвамында кем кайдан килгәнен түбәндәгечә тасвирлап була:

  • Мөрәҗәгать сессияләр саны - 24356
    • «1 битне ачкач китүләр» - 56.67%, яки 13803 сессия
    • 2 яки күбрәкне ачканнары - 43.33% яки 10553 сессия
    • Уртача ачылган битләр саны - 2.08
    • Уртача ачылган битләр саны (шундук китүчеләрдән тыш) - 3.49
  • Уникаль мөрәҗәгать иткән җиһазлар саны: 13180
    • Аларда санаклар 91.82% яки 12102 җиһаз
      • соц.челтәрләрдән 2.35% яки 284 җиһаз керде
        • Твиттердан 112, YouTube 90, Vk.com 62, ЖЖ 12, FB 6
      • турыдан 6.95% яки 841 җиһаз
      • эзләгеч аркылы 27.17% яки 3288 җиһаз
      • башка сайтлардан 63.21% яки 7650 җиһаз
        • ruwiki'дан 4104, enwiki 971, bawiki 534, plwiki 349, azwiki 308 һ.б.
      • киткәндә кая күчәләр: ruwiki 2518, bawiki 1522, enwiki 969, trwiki 819, upload.wikimedia 620 һ.б.

Нәтиҗә: ТатВики'га керүчеләр санын үстерү өчен аның мәкаләләрен бер-берсе һәм башка Википедияләрдәге белән ныграк бәйләү һәм төркемләү эшчәнлеге бүгенге көндә социаль челтәрләр белән эшләүгә караганда 40 тапкыр отышлырак. Социаль челтәрләр арасында иң Твиттер Контактка караганда 2 тапкыр файдалырак, соңгысы Facebook'тан 10 тапкыр файдалырак. Диагноз: Әлегә социаль челтәрләргә, аеруча Facebook'ка вакытны әрәм итмәү хәерлерәк кебек!

Шундый анализны бар Россия халыклары телләрендәге Википедияләр өчен һәр ай әзерләү һәм түбәндәге биткә урнаштыру дөрес кебек https://meta.wikimedia.org/wiki/Wikipedias_in_the_languages_of_Russia/Trends#Wikipedias_in_the_languages_of_Russia.2FReadership --frhdkazan (бәхәс) 14 июл 2017, 20:57 (UTC)Җавап бирергә

«Социаль челтәрләр» проекты битенә кире кайту.