Википедия:Сәләт ВикиМәктәбе/Программа/2016-2017
2016 нче елгы октябрьдән башлап, 2017 елгы май азагына кадәр һәр шимбә көнне берәр сәгатьлек очрашулар барды. Фәрһад Фаткуллин тарафыннан шәхси менторлык сыйфатында татар телендә уздырылды - йә шәхсән, йә видео-элемтә аркылы. Беренче очрашуга 5 кеше килсә дә, икенчесеннән бердән-бер катнашучы буларак Тимерхан калды.
Татар Википедиясе кырларында үзгәртү
- Катнашучылар хисап язмасын теркәгәч (теркәлү турында) үзләренең катнашучы битләренә {{Сәлкеш}} һәм {{Сәләт викимәктәбе катнашучысы}} өлгеләрен өсти ала.
- Инструктор язган мәкаләләргә үзгәртүләр кертүдән башлау:
- грамматик-стилистик хаталарны төзәтү,
- кертелгән мәгълүматларны шик астына кую (искәрмәләр белән дәлилләнмәгән җөмлә яки фраза артына {{чыганак юк}} калыбын урнаштыру)
- башка якларны тасвирлаучы текстны өстәү һәм абруйлы чыганакларга сылтама урнаштырып дәлилләү,
- мәкаләнең бәхәс бите ярдәмендә консенсус эзләү тәртипләре белән танышу,
- исемнәре хаталы булган мәкаләләрнең исемнәрен үзгәртеп саклау.
- Булырга тиешле мәкаләләр исемлеге белән танышу:
- татар телендә әлегә булдырылмаганнары өчен татар исемнәрен билгеләү,
- язылмаганнардан берәүне булдыру.
- Википедия мәкаләләрен викиләштерү, бүлекэче һәм бүлекара мәкаләләр челтәренә кертү, төркемләү һәм кулланылган чыганакларны күрсәтү.
- Призлар тәкъдим ителгән халыкара бәйгеләрдә катнашу яки шәхсән кызыктырган темаларны Вики-мохит мөмкинлекләрен кулланып популярлаштыру.
Яңа мәкаләләр үзгәртү
Махсус чаралар үзгәртү
- Биләр мастер-классы (2017-07-26, коралларсыз узды)
- Биләр фокус-группасы (планда)