Википедия:Сәләт ВикиМәктәбе/Программа/Көз-2019

Сәләт ВикиМәктәбенең эмблемасы

2019 елның 21 октябрендә яңа көзге уку-укыту сессиясенә гаризалар кабул ителү кампаниясе старт алды. Гариза тутыруның соңгы көне - 17 ноябрь. Сессиянең форматы: 5 онлайн лекция һәм Сәләт Йортында узучы 3 практик дәрес(онлайн трансляция белән). Башка сезоннардан аермалы буларак, бу сессиядә басым Википедия генә түгел, Викихәбәрләр, Викисүзлек, Викиөзек белән эшләүгә дә ясалачак.

Сессия барышында катнашучылар өчен Википедиядә-мәкалә, Викисүзлектә-яңа сүзләр, Викихәбәрләрдә-яңалыклар, Викиөзектә-өзекләр булдыру буенча конкурс узачак. Конкурс сессия башында игълан ителә һәм 2/12/19 кадәр дәвам итә. 16/12/19 көнне, Йомгаклау конференциясе вакытында җиңүчеләр игълан ителә. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Нәтиҗәләр ясаганда, программаны узган барлык катнашучыларга «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы һәм Сәләт Фонды исеменнән татарча-инглизчә-русча таныклык бирелә.

Сессия вакытында 2 Викисәфәр планлаштырыла:

Катнашырга теләкне бу адрес буенча гариза җибәреп яки түбәндә имза калдырып белдерергә мөмкин.

Программа үзгәртү

Видеодәресләр үзгәртү

Практик вики-дәресләр үзгәртү

ВикиМәктәп катнашучылары өчен мәкаләләр һәм медиафайллар конкурсы үзгәртү

«ВикиМәктәп катнашучылары өчен мәкаләләр һәм медиафайллар конкурсы»«Сәләт ВикиМәктәбе»нең Көз 2019 уку-укыту программасы тәмамланганнан соң проект катнашучылары өчен уздырылучы конкурс.Катнашу җәдвәле

Конкурс катнашучылары үзгәртү

Мәкаләләргә таләпләр үзгәртү

  • Мәкаләләр катнашучы тарафыннан башланырга тиеш. Википедиянең башка телләрдәге бүлекләр мәкаләләрен тәрҗемә итү рөхсәт ителгән.
  • Мәкаләләр саны чикле түгел.
  • Мәкаләләр бизәү кагыйдәләренә туры килергә тиеш.
  • Мәкалә темасы ирекле.
  • Мәкаләләрдә чыганакларны билгеләү мәҗбүри.
  • Мәкаләләр Татар Википедиясе мохитендә урнаштырылырга тиеш.

Медифайлларга таләпләр үзгәртү

  • Медиафайллар катнашучы тарафыннан монда йөкләнә.
  • Медифайллар йөкләүченең үзе тарафыннан ясалган булырга тиеш.
  • Медиафайллар саны чикләнмәгән.
  • Медиафайллар истәлекле урыннар, тарихи объектлар, һәйкәлләр, музейлар, торак пунктлар, республикакүләм сәнәгать объектларын сурәтләргә мөмкин.
  • Медиафайлларны йөкләгәндә, Media files for Selet WikiSchool contest категориясе урнаштырылырга тиеш. Бу эшләнмәгән очракта, йөкләнелгән файллар конкурста катнаша алмый.

Кагыйдәләр үзгәртү

  • Конкурста конкурсның беренче көне 00:00:00 һәм соңгы көне 23:59:59 (UTC+3) вакыты аралыгында булдырылган яңа мәкаләләр санала.
  • Сораулар буенча сезонның бәхәс битендә язу сорала.

Бәяләү үзгәртү

Бәяләү тәртибе үзгәртү

  • Казый ролен һәрбер тәҗрибәле катнашучы башкара ала. Саннары буенча чикләүләр юк, кимендә бер ел вики-стажга ия булуы зарур.
  • Казыйлар мәкаләне башлаган авторының кертемен генә бәяли.
  • Һәрбер казый һәр мәкаләне һәм медиафайлны аерым бәяли.
    • Мәкалә яки медиафайллар авторы үз хезмәтенең критерийга туры килүен кайгыртмаган очракта эш 0 балл белән бәяләнә
  • Һәрбер мәкалә һәм медифайл өчен уртача бал хисаплана ― (∑ жюри1 + жюри2 + ... + жюриN)/N.
  • Катнашучының һәр язылган мәкаләсе һәм йөкләнгән медиафайлы балларының ахыр чиктә суммасы чыгарыла.
  • Бәяләр мәкаләнең бәхәс битендә урнаштырыла.

Бәяләү җәдвәле үзгәртү

Мәкалә: ... Казый: ...

# Критерий   Эшләнде
  Эшләнмәде
Балл
1 Мәкалә авторлык хокукларын бозмый 2
2 Бәяләү көненә мәкалә Википедия һәм аның татарча бүлегенең махсус тәртипләрен бозу турында кисәтүче калыплары белән тамгаланмаган 2
3 Теманы кыскача билгеләүче аерым кереш бүлеге бар 2
4 Мәкалә тулысынча татар әдәби теленең энциклопедик белешмә стилендә язылган 5
5 Мәкалә тиешле төркемнәргә кертелгән 2
6 Мәкаләне язуда кулланылган мәгълүмат чыганаклары күрсәтелгән (== Чыганаклар ==), аерым фактлар яки өзекләр кайдан алынганы искәрмәләр белән билгеләнгән ― китаптан булса - биткә кадәр, электрон чыганакларда - мәкаләнең яки портал битенең бүлегенә кадәр.) 2
7 == Шулай ук карагыз == бүлеге урнаштырылган. 2
8 Мәкалә викиләштерелгән - мәкаләдә сүзгә алынган башка темалар, урыннар яки шәхесләргә вики-сылтамалар урнаштырылган. 2
9 Мәкалә кимендә бер рәсем белән cурәтләнгән 2
10 Сурәтләү өчен материал кулланучы тарафыннан йөкләгән 5
11 Мәкаләгә урынлы форматлау, тематик яки навигацион калыплары урнаштырылган. 2
12 Мәкаләдәге мәгълүмат күләме һәм тирәнлеге. 5
13 Мәкаләдәге татар теле сыйфаты. 5
Максимум 38


Медиафайл: ... Казый: ...

# Критерий   Эшләнде
  Эшләнмәде
Балл
1 Медиафайл Creative Commons Attribution ShareAlike 4.0 лицензиясе астында йөкләнелгән. 2
2 Татар телендә төп мәгълүмат һәм тулы сурәтләү булдырылган 3
3 Башка телдә төп мәгълүмат һәм тулы сурәтләү булдырылган(һәр аерым тел өчен аерым өстәмә баллар куела) 3
4 Медиафайлның сыйфаты 1080*720 (HD) ким түгел 2
Максимум 10



Нәтиҗәләр ясау үзгәртү

  • Нәтиҗәләр, конкурс тәмамлавыннан соң, ике атна узганчы билгеле була.
  • Җиңүчеләр баллар саны буенча билгеләнә.
  • Беренче ун урын алган катнашучыга истәлекләре бүләкләр тапшырыла.

Нәтиҗәләр үзгәртү

Сессиядә актив катнашучылар аз булды, тик шуларның 3 җиңүчеләр дип танылдылар.

Искәрмәләр үзгәртү