Википедия:Сәләт ВикиМәктәбе/«Иң яхшы мәкалә» конкурсы
2018 елның язгы бәйгесе тәмамланды. Киләчәк бәйге 2018 елның көзендә узачак. |
«Иң яхшы мәкалә» конкурсы — «Сәләт ВикиМәктәбе»нең уку-укыту программасы тәмамлавыннан соң, проект катнашучылары өчен уздырылучы конкурс.
Конкурс катнашучылары
үзгәртү- Сәләт ВикиМәктәбенең 5 сәгатьлек уку-укыту программасында катнашкан һәм кулланучы битләрендә {{Сәләт викимәктәбе катнашучысы}} калыпларын урнаштыраган Татар Википедиясе катнашучылары.
Мәкаләләргә таләпләр
үзгәртү- Мәкаләләр катнашучы тарафыннан башланырга тиеш. Википедиянең башка телләрдәге бүлекләр мәкаләләрен тәрҗемә итү рөхсәт ителгән.
- Мәкаләләр саны чикле түгел.
- Мәкаләләр бизәү кагыйдәләренә туры килергә тиеш.
- Мәкалә темасы ирекле.
- Мәкаләләрдә чыганакларны билгеләү мәҗбүри.
- Мәкаләләр Татар Википедиясе мохитендә урнаштырылырга тиеш.
Кагыйдәләр
үзгәртү- Конкурста конкурсның беренче көне 00:00:00 һәм соңгы көне 23:59:59 (UTC+3) вакыты аралыгында булдырылган яңа мәкаләләр санала.
- Сораулар буенча конкурсның бәхәс битендә язу сорала.
Бәяләү
үзгәртүБәяләү тәртибе
үзгәртү- Казый ролен һәрбер тәҗрибәле катнашучы башкара ала. Саннары буенча чикләүләр юк, кимендә бер ел вики-стажына ия булуы зарур.
- Казыйлар мәкаләне башлаган авторының кертемен генә бәяли.
- Һәрбер казый һәр мәкаләне аерым бәяли.
- Мәкалә авторы үз хезмәтенең критерийга туры килүен кайгырМАган - 0 балл
- Мәкалә авторы үз хезмәтенең критерийга туры килүен кайгырган - 1 балл
- Мәкалә авторы үз хезмәтенең критерийга туры килүенә зур игътибар иткән - 2 балл
- Һәрбер мәкалә өчен уртача бал хисаплана ― (∑ жюри1 + жюри2 + ... + жюриN)/N.
- Катнашучы берничә мәкалә язган чакта - хисап өчен иң күп балл җыйган мәкаләнең баллары алына.
- Һәрбер өстәмә мәкалә өчен, аның сыйфатыннан чыгып жюри рәисе катнашучыга 1, 2 яки 3 өстәмә балны бирә.
Бәяләү җәдвәле
үзгәртүМәкалә: ... Казый: ...
# | Критерий | Эшләнде Эшләнмәде |
Балл |
1 | Мәкалә авторлык хокукларын бозмый | 2 | |
2 | Бәяләү көненә мәкалә Википедия һәм аның татарча бүлегенең махсус тәртипләрен бозу турында кисәтүче калыплары белән тамгаланмаган | 2 | |
3 | Теманы кыскача билгеләүче аерым кереш бүлеге бар | 2 | |
4 | Мәкалә тулысынча татар әдәби теленең энциклопедик белешмә стилендә язылган | 2 | |
5 | Мәкалә тиешле төркемнәргә кертелгән | 2 | |
6 | Мәкалә темасы телгә алынган башка битләрдән мәкаләгә сылтамалар урнаштырылган | 2 | |
7 | Мәкаләне язуда кулланылган мәгълүмат чыганаклары күрсәтелгән (== Чыганаклар ==), аерым фактлар яки өзекләр кайдан алынганы искәрмәләр белән билгеләнгән ― китаптан булса - биткә кадәр, электрон чыганакларда - мәкаләнең яки портал битенең бүлегенә кадәр.) | 2 | |
8 | == Шулай ук карагыз == һәм == Искәрмәләр == {{искәрмәләр}} бүлекләре урнаштырылган. | 2 | |
9 | Мәкалә викиләштерелгән - мәкаләдә сүзгә алынган башка темалар, урыннар яки шәхесләргә вики-сылтамалар урнаштырылган) | 2 | |
10 | Мәкалә кимендә бер рәсем белән cурәтләнгән | 2 | |
11 | Сурәтләү өчен материал кулланучы тарафыннан йөкләгән | 2 | |
12 | Башка тел бүлекләрендәге игезәкләре булганда, мәкалә алар белән интервики юлы белән бәйләнгән, булмаганда ― Викимәгълүмат элементы булдырылган | 2 | |
13 | Мәкаләгә урынлы форматлау, тематик яки навигацион калыплары урнаштырылган. | 2 | |
14 | Мәкаләдәге мәглүмат күләме һәм тирәнлеге. | 2 | |
15 | Мәкаләдәге татар теле сыйфаты. | 2 | |
Максимум | 30 |
Нәтиҗәләр ясау
үзгәртү- Нәтиҗәләр, конкурс тәмамлавыннан соң, бер атна узганчы билгеле була.
- Җиңүчеләр баллар саны буенча билгеләнә.
- Беренче, икенче һәм өченче урыннар ияләре истәлекле фтуболкалар белән бүләкләнә.
- Язгы сессия 2018 катнашучылары өчен: Иң яхшы нәтиҗәне күрсәткән катнашучы өчен көз көне узачак Вики-конференциягә бару чыгымнары капланачак[1].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Бу пункт Татар Википедиясендә узучы «Вики-яз — 2018» мәкаләләр язу бәйгесе тәмамлаганнан соң төгәл билгеле булачак.