Википедия бәхәсе:Сәләт ВикиМәктәбе/«Иң яхшы мәкалә» конкурсы
Бәяләү критерийлары һәм тәртипләре тәкъдиме
үзгәртүБәяләү тәртибе
үзгәртү- Жюри әгъзасы ролен һәрбер тәҗрибәле катнашучы башкара ала. Саннары буенча чикләүләр юк, кимендә бер ел вики-стажына ия булуы зарур.
- Жюри әгъзалары мәкаләне башлаган авторының кертемен генә бәяли.
- Һәрбер жюри әгъзасы һәрбер мәкаләне аерым бәяли.
- Мәкалә авторы үз хезмәтенең критерийга туры килүен кайгырМАган - 0 балл
- Мәкалә авторы үз хезмәтенең критерийга туры килүен кайгырган - 1 балл
- Мәкалә авторы үз хезмәтенең критерийга туры килүенә зур игътибар иткән - 2 балл
- Һәрбер мәкалә өчен уртача бал хисаплана ― (∑ жюри1 + жюри2 + ... + жюриN)/N.
- Катнашучы берничә мәкалә язган чакта - хисап өчен иң күп балл җыйган мәкаләнең баллары алына.
- Һәрбер өстәмә мәкалә өчен, аның сыйфатыннан чыгып жюри рәисе катнашучыга 1, 2 яки 3 өстәмә балны бирә.
Бәяләү җәдвәле
үзгәртүМәкалә: ... Жюри әгъзасы: ...
# | Критерий | Эшләнде Эшләнмәде |
Балл |
1 | Мәкалә авторлык хокукларын бозмый | Эшләнде | 1 |
2 | Бәяләү көненә мәкалә Википедия һәм аның татарча бүлегенең махсус тәртипләрен бозу турында белән тамгаланмаган | Эшләнде | 1 |
3 | Теманы кыскача билгеләүче аерым кереш бүлеге бар | Эшләнде | 2 |
4 | Мәкалә тулысынча татар әдәби теленең энциклопедик белешмә стилендә язылган | Эшләнде | 1 |
5 | Мәкалә тиешле төркемнәргә кертелгән | Эшләнде | 1 |
6 | Мәкалә темасы телгә алынган башка битләрдән мәкаләгә сылтамалар урнаштырылган | Эшләнде | 2 |
7 | Мәкаләне язуда кулланылган мәгълүмат чыганаклары күрсәтелгән (== Чыганаклар ==), аерым фактлар яки өзекләр кайдан алынганы искәрмәләр белән билгеләнгән ― китаптан булса - биткә кадәр, электрон чыганакларда - мәкаләнең яки портал битенең бүлегенә кадәр.) | Эшләнде | 2 |
8 | == Шулай ук карагыз == һәм == Искәрмәләр == {{искәрмәләр}} бүлекләре урнаштырылган. | Эшләнде | 2 |
9 | Мәкалә викиләштерелгән - мәкаләдә сүзгә алынган башка темалар, урыннар яки шәхесләргә вики-сылтамалар урнаштырылган) | Эшләнде | 2 |
10 | Мәкалә кимендә бер рәсем белән cурәтләнгән | Эшләнде | 1 |
11 | Сурәтләү өчен материал кулланучы тарафыннан йөкләгән | Эшләнмәде | 0 |
12 | Башка тел бүлекләрендәге игезәкләре булганда, мәкалә алар белән интервики юлы белән бәйләнгән - Викимәгълүмат элементына бәйләү | Эшләнмәде | 0 |
13 | Мәкаләгә урынлы форматлау, тематик яки навигацион калыплары урнаштырылган. | Эшләнмәде | 0 |
14 | Мәкаләдәге мәглүмат күләме һәм тирәнлеге. | Эшләнде | 2 |
Сумма | 17 |