Википедия:Марафоннар/Вики-яз/2021
(Википедия:Бәйгеләр/Вики-яз/2021 битеннән юнәлтелде)
Викимарафон | Катнашу | Белешмәләр | Бәяләү | Нәтиҗәләр | Оештыру |
Проектның максаты һәм мәгънәсе — Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа илләре телләрендәге Википедия бүлекләре арасында хезмәттәшлекне яхшырту, күрше илләр турындагы шәхси белемне үстерү, Татар Википедиясен — күршеләребез мәдәниятләрен, башка телләрдәге Википедия бүлекләрен яисә Татар дөньясын аңлау өчен әһәмиятле мәкаләләр белән баету. Бәйгедә төрле илләрнең иреклеләре катнаша, аның алдыннан һәр ил өчен мөһим мәкаләләр исемлеге төзелә.
- Татарча бүлегендә Татарстан һәм Россия тышында бар түбәндәге илләр, төбәкләр һәм мәдәниятләргә караган теләсә нинди темалар буенча мәкаләләр кабул ителә.
Мәкаләләр исемлеге үзгәртү |
---|
- Һәрбер зачётлы катнашучының хисап язмасы исеме (Вики-учётканы теркәү) һәм файдалы өлеше Татарча Википедиядә берничә җирдә мәңгеләштерелә.
- 3 квалификацион кертем ясаганнары өчен катнашу сертификатлары әзерләнә.
- Һәр бер ил һәм тема буенча кимендә бер мәкалә язган катнашучылар шулай ук «Татарча Википедиядә Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа илчесе 2021» (ингл. CEE Ambassador in Tatar Wikipedia 2021) дәрәҗәсенә лаек була.
- Баллар буенча алдынгы 12 катнашучысы 4000-2000 сумлык OZON.ru сертификатлары белән бүләкләнә.
Махсус атналар
Бәйге дәвамында теләсә кайчан язып була, тик бар катнашучы җәмгыятьләрне күрсәтү өчен "Махсус атналар" тәкъвиме дә булдырыла.
Атна # | көннәр | җәмгыятьләр / телләр | темалар |
---|---|---|---|
Атна 1 | 21 март – 28 март | Беларусия, Румыния һәм Молдова, Словакия | Медицина |
Атна 2 | 29 март – 4 апрель | Казакъстан, Әрмәнстан, Сербия | Спорт |
Атна 3 | 5 апрель – 11 апрель | Албания, Эрзә, Словения | Икътисад |
Атна 4 | 12 апрель – 18 апрель | Болгария, Польша, Греция | Архитектура |
Атна 5 | 19 апрель – 25 апрель | Башкортстан, Татарстан, Азәрбайҗан, Чегәннәр | Табигать |
Атна 6 | 26 апрель – 2 май | Хорватия, Чехия, Гөрҗистан | Гадәтләр һәм ашамлыклар |
Атна 7 | 3 май – 9 май | Төркия, Эстония, Маҗарстан | Тарих |
Атна 8 | 10 май - 16 май | Украина, Төньяк Македония, Австрия | Фән һәм мәгариф |
Атна 9 | 17 май – 23 май | Россия Федерациясе, Эсперанто, Латвия | Җәмгыять |
Атна 10 | 24 май – 31 май | Косово, Босния һәм Герцеговина, Мальта, Вырулар | Мәдәният |
Нигезләр
- Нәтиҗәле катнашу: бәяләү тәртибе һәм яхшы мәкаләләр үрнәкләре.
- Процессны Викимедиа Россия (НП «Викимедиа РУ») әгъзаларыннан торган техник төркем оештыра, жюри ролен Татар телле Викимедиа җәмгыятенең волонтёрлары башкара.
- Баллар буенча җиңүчеләрне бүләкләү өчен OZON.ru бүләк сертификатларын Викимедиа Австрия сатып ала. (4000 сумлык күләмен узмаганы өчен, НДФЛ өчен җәваплылык тумый)
- Бәйге оештыручылары һәм җюри әгъзаларына сораулар бирү өчен вики-урыны һәм Telegram чатлары.