Веснушки (бию коллективы)

«Веснушки» — бию коллективы (Рәсми исеме — «Веснушки» эстрада бию халык хореография коллективы).

Веснушки

Бию төркеменә 1992 елда Яшел Үзәндә Дудкина Елена Васильевна тарафыннан нигез салына. Стиль — халык һәм эстрада биюе, шулай ук модерн стиле. Коллектив үз эшен «Родина» Мәдәният сараенда үткәрә.

Конкурсларда катнашу үзгәртү

"Веснушки» коллективы Татарстан Республикасы конкурсларында һәм фестивальләрендә катнашып кына калмыйча, Бөтенроссия конкурслары финалисты да булып тора:

  • Коллектив ел саен «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә катнаша һәм берничә тапкыр конкурс финалисты була[1]
  • 2008 елның 29 апреленнән 3 маена кадәр Ивановода Россия балалар сәнгать иҗаты конкурсы узды һәм «Иң яхшы эстрада биюе ансамбле» номинациясендә коллектив беренче урынны яулый[2].
  • 2010 елның маенда коллектив Сарытау өлкәсенең Балаково шәһәрендә узган «Синяя птица» ачык россия конкурс-фестивалендә «Эстрада биюе» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат була[3].

Хәйриячелек үзгәртү

«Веснушки» — Зөя утравында еш кунак. Коллектив берничә тапкыр җирле мәктәптә бушлай концертлар бирә, шулай ук утрау-шәһәрчеккә нигез салынуның 460 еллыгына багышланган бәйрәмгә чакырыла[4].

Искәрмәләр үзгәртү