Венера Гыймадиева
Венера Гыймадиева (Венера Фәрит кызы Гыймадиева) ― җырчы (сопрано). Мәскәүнең Зур театры солисты (2011―2017). [1] Яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Россия Федерациясе Президенты (2012), «Алтын битлек» театр (2014), Л Bravo (2019) премияләре лауреаты.
Венера Гыймадиева Венера Гимадиева | |
Венера Гыймадиева | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Венера Фәрит кызы Гыймадиева |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
2008―х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Моң | |
Кораллар | |
Жанрлар |
опера, классика |
Коллективлар | |
Хезмәттәшлек |
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры |
Бүләкләр | |
venera-gimadieva.com | |
IMDb |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1984 елның 28 маенда Казанда туган. И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен «хор дирижёры» белгечлеге буенча (2003), Санкт-Петербург консерваториясенең (С. Горенкова сыйныфы) вокал бүлеген (2009) тәмамлый. 2008 елдан «Санктъ-Петербургъ-Опера» театрында эшли. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының чакырулы артисты. 2010 елда Мәскәүнең «Musica Viva» камера оркестры белән чыгыш ясый. В. Спиваковның Милли филармония оркестры белән хезмәттәшлек итә. «Травиата» фестивалендә (Савонлинна, Финляндия) катнаша. «Альберт-холл»да еллык BBC Proms концертында чыгыш ясый.
- 2009-2011 Зур театрның (Мәскәү) яшьләр опера программасы артисты
- 2011 елдан Зур театрның төп труппасы солисты
Иҗаты
үзгәртүПартияләре
үзгәртү- «Лючия ди Ламмермур» - Лючия
- «Кыңгырау» (Колокольчик) Г. Доницетти - Серафина
- «Риголетто» Дж. Верди - Джильда
- «Лукрецияне мыскыл итү» (Поругание Лукреции) Б. Бриттен - Люция
- «Анжелика сеңел» (Сестра Анжелика) Дж. Пуччини - Женевьева
- «Китеж һәм Феврония турында хикәят» (Сказание о невидимом граде Китеже и деве Февронии) - Сирин кошы
- «Кар кызы» (Снегурочка) – Кар кызы
- «Алтын әтәч» (Золотой петушок) – Шемаха патшабикәсе
- «Патша кәләше» (Царская невеста) Н. Римский-Корсаков - Марфа
- «Борис Годунов» М. Мусоргский - Ксения
- «Травиата» Дж. Верди – Виолетта
Репертуар
үзгәртү- «Реквием» В.А. Моцарт - сопрано партиясе
- «Реквием» Э. Ллойд Уэббер - сопрано партиясе
- «Алман реквиемы» И. Брамс - сопрано партиясе
- «Асрау-хуҗабикә» (Служанка-госпожа) Дж. Перголези - Серпина
«Алтын битлек» премиясе
үзгәртү2014 – Феличе Романи либреттосы буенча Мәскәүнең Зур театрында куелган «Сомнамбула» опера спектаклендагы (режиссёр Пьер Луиджи Пицци) Әминә партиясен башкарган өчен (иң яхшы башкарылган хатын-кыз роле номинациясендә)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2008 – Н. Римский-Корсаков исемендәге халыкара конкурс (Санкт-Петербург) лауреаты
- 2009 - Competizione dell’ Opera (Дрезден, Алмания) конкурсы дипломы
- 2010 – Халыкара Шаляпин конкурсы, 1 премия
- 2012 – яшь мәдәният эшлеклеләре өчен РФ президенты премиясе
- 2014 - «Алтын битлек» премиясе
- 2018 - «Bravo» премиясе ― «Иң яхшы классик хатын-кыз вокалы»[2]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Оперная труппа Большого театра. www.bolshoi.ru. 2017-02-09 тикшерелгән.
- ↑ В Большом театре наградили победителей музыкальной премии BraVo.
Сылтамалар
үзгәртү- «Алтын битлек» премиясе рәсми сайты 2014 елның 23 октябрь көнендә архивланган.
- Венера Гыймадиева «Тарихта һәм мәдәниятта кеше» сайтында