Василий Матвеев
Василий Матвеев (22 декабрь 1911, Зур Пызаково, Өрҗем өязе, Вәтке губернасы, Россия империясе[1]—1 апрель 1997, Мәскәү, Россия) — мари совет дәүләт эшлеклесе.
Василий Матвеев | |
---|---|
Туган | 22 декабрь 1911 |
Үлгән | 1 апрель 1997 (85 яшь) |
Бүләк һәм премияләре |
Мәскәү механика-машинатөзүчелек институтын (1934), читтән торып СБКФ ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбен (1957) бетергән. Мәскәүдәге Маленков ис. завутында инженер-технолог (1934-1941), РСФСР җиңел сәнәгать халык комиссарлыгында бүлек мөдире (1941-1944), Эстон ССР сәверташ һәм химик сәнәгате министры (1944-1945), Мари АССР министрлар шурасы рәисе (1949-1951), РСФСР агач хәзерләү һәм эшкәртү баш идарәсе башлыгы (1951-1953), РСФСР металлны тәгәрәтеп эшкәртү һәм чуен кою завутлары баш идарәсе башлыгы (1953-1957), Мари АССР халык хуҗалыгы шурасы рәисе (1957-1963), РСФСР матди-тихник тәэминат баш идарәсе башлыгы урынбасары (1963-1986).