Василий Черемшанский

Василий Макарович Черемшанский (18211869, туган ае, көне, туган урыны һәм вафат булган урыны билгесез) — язучы, икътисадчы, географ, туган якны өйрәнүче.

Василий Черемшанский
Туган 1821[1]
Үлгән 1869[1]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Горыгорецкая земледельческая школа[d]
Һөнәре географ

Биографиясе үзгәртү

  • Василий Макарович Черемшанский 1821 елда туган.
  • Могилев губернасының Горыгорецк агрономия училищесын тәмамлаган.
  • Ырынбур, аннары Уфа семинарияләрендә авыл хуҗалыгы буенча укытучы булып эшли.

Гыйльми эшчәнлеге үзгәртү

В. М. Черемшанский Ырынбур губернасының бай табигате, географиясе, климат шартлары, бу төбәктә яшәүче башкорт, рус, чуаш, татар, мари, мордва һәм удмурт халыкларының тормыш-көнкүреше, хуҗалыклары һәм мәдәниятләре турында фактларга бай материаллар туплый. 1859 елда Уфада «Ырынбур губернасы тасвирламасы» дигән монографиясен бастырып чыгара. Аның кулъязмасы Дәүләт милек министрлыгының кече алтын медаленә лаек була. Китапка этнограф Сергей Иванович Руденко да югары бәя бирә.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Описание Оренбургской губернии в хозяйственно-статистическом, этнографическом и промышленном отношениях. Уфа, 1859
  • Сведения о соляных озерах Челябинского уезда // Сборник статистических, исторических и археологических сведений по бывшей Оренбургской и нынешней Уфимской губерниям, собранных и разработанных в течение 1866-67 гг. Уфа, 1868
  • Взгляд на судоходство и рыболовство в Оренбургской губернии // Труды Вольного Экономического Общества. 1954

Искәрмәләр үзгәртү