Василий Сорокин

Василий Сорокин ( 1848, Екатеринбург - 1919, Екатеринбург ) - рус галиме, Казан университетының атказанган агрономия профессоры, химия докторы.

Василий Сорокин
Туган 17 (29) декабрь 1848
Екатеринбург, Пермь губернасы, Россия империясе
Үлгән 1919
Екатеринбург, РСФСР[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре агроном
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты

Биография

үзгәртү

Васи́лий Ива́нович Соро́кин 1848 елда Екатеринбургта туган. "Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге" аның урта белемне Оренбург гимназиясендә алган дип, ә «Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета» башка мәгълүмат бирә: "ул урта белемне Казанның беренче гимназиясендә (1859-1861) һәм Екатеринбург (1861—1865) гимназиясендә алган", - дип күрсәтә. Аннары Казан университетының физика-математика факультетының табигый бүлегендә укый, аны 1870 елда кандидатлык дәрәҗәсе белән тәмамлый, университет химия лабораториясе музеенда эшкә кала. 1871 елның сентябрендә аны Мәскәүгә командировкага җибәрәләр. Ул анда ике ел дәвамында П.А. Ильенков һәм И.А.Стебут җитәкчелегендә Петр авыл хуҗалыгы академиясендә агрономия химиясе һәм агрономия белән шөгыльләнгән. 1873 елда Казан университетының профессор стипендиаты буларак, тагын бер ел Петербург университетында профессор А.С. Фаминцын җитәкчелегендә биология белән шөгыльләнә. 1874 елның 12 декабрендә «Усвоение азота, азотнокислых и аммиачных соединений растениями» темасына диссертация яклый, приват-доцент булып раслана. Казан университетында агрономия химиясе укыта башлый. 1880 елда ул химия буенча магистр дәрәҗәсен ала һәм доцент итеп сайлана. 1875-1879 елларда ул кабат химия лабораториясе музеенда эшли. «К вопросу о строении некоторых непредельных соединений с повторяющейся двойной связью. Окисление диаллила и диаллилметилкарбинала» темасына диссертациясен яклаганнан соң, 1880 елның 19 гыйнварында химия буенча магистр дәрәҗәсен ала һәм 22 мартта доцент була . 1885 елдан агрономия курсы укыта, бер үк вакытта университет каршында агрономик лаборатория булдыра. «Аннилиды и талуиды глюкозы» темасына диссертация яклап, химия докторы дәрәҗәсен ала һәм 1888 елның 1 гыйнварында агрономия кафедрасында экстраординар профессор итеп раслана. 1893 елның 19 гыйнварыннан-ординар профессор, 1899 елның 12 декабреннән-атказанган профессор. 1904 елдан - хакыйкый дәүләт киңәшчесе. 1906 елда отставкага китә.

Библиография

үзгәртү

Сорокинның төрле химик тикшеренүләре 1870 елдан башлап «Рус химия җәмгыяте журналында», шулай ук немец химия журналларында басыла.

    • «Отношение некоторых галоидопроизводных этилена и пропилена к HJ» (1870)
    • «Хлор-йодпропилен» (1871)
    • «Синтез диаллил-метилкарбинола» (1877)
    • «Окисление диаллила и гексилового гликоля» (1878)
    • «Анилиды глюкоз» (1887)
    • «О получении диаллила из β-метилоксиглутаровой кислоты, полученной из диаллилметилкарбинола»
    • «Анилиды и толуиды глюкоз» (1888)
    • «Действие анилина на изосахарин» (1888)
    • «Изменения вращательной способности органических соединений» (1888)
    • «Молекулярная вращательная способность анилида и толуида декстрозы, салицина и гелицина» (1888).

Соңрак аның хезмәтләре «Учёные записки Казанского университета»да басылып чыга:

    • «К вопросу о строении некоторых непредельных соединений с повторяющеюся двойной связью» (1879)
    • «Анилиды и толуиды глюкоз» (1887).

Василий Сорокинның агрономия өлкәсендәге тикшеренүләре Казан табигать сынаучылар җәмгыяте басмаларында дөнья күрә:

    • «Содержание азотнокислых соединений в гречихе» (1874)
    • «Способы определения сахаристых веществ в растениях» (1889)
    • «Способы определения поглотительной способности почв» (1892)
    • «Химический состав суглинистых почв Казанской губернии» (1895)
    • «Химический состав подзолистых почв Казанской губернии» (1897)

Болардан тыш, аның түбәндәге хезмәтләре басыла:

    • «Сельскохозяйственные опытные станции и их значение для земледельческой практики» («Северный Вестник», 1892)
    • «Очерк сельскохозяйственной деятельности А. Н. Энгельгардта» (в «Приложениях к протоколам казанского общества естествоиспытателей», 1893).

Әдәбият

үзгәртү
    • Сорокин, Василий Иванович // Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.