Василий Комаров

Бөек Ватан сугышы ветераны, комбайнчы, Иске Тәрбит мәктәбендә хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары


Василий Николай улы Комаров (рус. Василий Николаевич Комаров, 1924, Иске Тәрбит, Өлҗән волосте, Зөя кантоны, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ — 2001, Татарстан Республикасы, Россия байрагы Россия Федерациясе) — Бөек Ватан сугышы ветераны, комбайнчы, Иске Тәрбит мәктәбендә хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары.

Василий Комаров
Туган телдә исем Василий Николаевич Комаров
Туган 1924(1924)
Иске Тәрбит, Өлҗән волосте, Зөя кантоны, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Үлгән 2001(2001)
Ватандашлыгы / ССРБ>Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре авыл хуҗалыгы эшлеклесе, мәктәптә хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары
Җефет Антонина Иванова
Балалар 4 ир егет һәм 1 кызга
Ата-ана
  • Николай (әти)
Бүләк һәм премияләре «Сугыш казанышлары өчен» медалеII дәрәҗә Ватан сугышы орденыКызыл Йолдыз ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Комаров Василий Николаевич 1924нче елда Подберезье районы (хәзерге Татарстан республикасы Кайбыч районы) Иске Тәрбит авылында туа. 1942 нче елның 20нче августында Кызыл армия сафларына алына. Тизләтелгән хәрби әзерлекләр узгач, Василий Николаевич фронтка китә. Брянск, Үзәк һәм 1нче Белорус фронтларында катнаша. 1943нче елның 9нчы июлендә “Сугышчан казанышлары өчен” медале белән бүләкләнә. 1944 нче елдан 23нче гвардия Кызыл байрак бригадасының 1нче дивизионында була. Праганы азат итүдә катнаша. Бу батырлыгы өчен “Кызыл йолдыз” орденына лаек була. Бүләкләү кәгазендә билгеләп үтелгәнчә, 1944 нче елның 13 нче сентябрендә Анин дигән урында ут позициясендә көтелмәгән хәл килеп чыга. Залпка кадәр биш минут вакыт кала, шул вакыт эчендә Комаров Василий килгән зыянны юкка чыгаруга ирешә. 1945 нче елның апрелендә, Берлинны штурмлаганда, орудие командиры һәлак була. Василий Николаевич команда белән җитәкчелек итүне үз өстенә ала. Дошманның биш ут ноктасын, фашистларны юк итә. Контузия алуга карамастан, фашистларга каршы көрәш алып бара. 1945 нче елның 29нчы апрелендә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышыннан исән-сау әйләнеп кайткач, Ватан сугышы һәм Кызыл йолдыз орденнары кавалеры Комаров Василий Николаевич авылдашы Иванова Антонина Ивановна белән 1953нче елда матур итеп гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы 5 балага: 4 ир егет һәм 1 кызга гомер бүләк итәләр. Василий Николаевич башта колхозда комбайнчы булып эшли, аннары озак еллар мәктәптә хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкара.

Бүләкләре үзгәртү

1. “Сугышчан казанышлары өчен” медале (09.07.1943)

2 “Кызыл йолдыз” ордены (25.09.1944)

3. “Батырлык өчен” медале (29.04.1945)

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү