Антонина Иванова

балалар бакчасы тәрбиячесе, мәктәп китапханәчесе, Сталин репрессияләре корбаны


Антонина Иван кызы Иванова (рус. Антонина Ивановна Иванова, 9 октябрь, 1929, Иске Тәрбит, Кайбыч районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ) — балалар бакчасы тәрбиячесе, мәктәп китапханәчесе, Сталин репрессияләре корбаны.

Антонина Иванова
Туган телдә исем Антонина Ивановна Иванова
Туган 9 октябрь 1929(1929-10-09) (94 яшь)
Иске Тәрбит, Кайбыч районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Ватандашлыгы / ССРБ>Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре балалар бакчасы тәрбиячесе, мәктәп китапханәчесе
Балалар 4 ир егет һәм 1 кыз
Ата-ана

Тормыш юлы үзгәртү

Иванова Антонина Ивановна 1929 нчы елның 9 нчы октябрендә хәзерге Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында туа. 1930 нчы елда йорт-җиреннән һәм мөлкәтеннән мәхрүм ителеп, “кулак” ярлыгы тагылып, әтисе читкә сөрелгән. Шулай итеп, ул 1 яшь тә тулмаган килеш, әтисез кала, әнисе белән генә яши башлый. Җитмәсә “кулак кызы”, ә әнисен “халык дошманы” хатыны дип нахакка рәнҗеткәннәр.

Балачак һәм яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән. Сугыш елларында күргән авырлыклар өстенә сугыштан соңгы еллар авырлыгы өстәлә. Шундый авыр сугыштан соңгы чорлардан соң да ул үзенең тормышта юлын тапкан. Иске Тәрбит урта мәктәбендә бик яхшы билгеләргә генә 10 нчы сыйныфны тәмамлый. Шуннан соң 1948-1953 нче елларда Мәлки авылында балалар йортында тәрбияче булып эшли. (1941 елның 27 августында партия өлкә комитеты ВКП(б) Үзәк комитетының “Мәскәү һәм Ленинград шәһәрләреннән эвакуацияләнгән балалар турында”гы карары нигезендә Татарстанга Мәскәү, Ленинград шәһәрләреннән, аннан соң Украина, Белоруссия, Эстония, Латвиядән уннарча мең кеше эвакуацияләнә. Район Советлары рәисләренә балаларны җылы киемнәр, уку-язу әсбаплары, ризык белән тәэмин итү бурычы куела. Фашист илбасарлары басып алган шәһәрләрдән китерелгән балалар өчен интернатларның киң челтәре булдырыла. Татарстанда 1941 елда 2250ләп бала кабул ителсә, 1945 елда аларның саны 12 меңгә җитә. Мәлкидәге 74 нче балалар йортына 1942 елда Белоруссиядән җиде яшьләр тирәсендәге утызлап баланы китергәннәр. Апас районда яшәүче ятимнәр, караучысыз калган балалар исәбенә йөзгә җитә. Аларның күбесе ятим була, кайберләре, ашыгыч рәвештә эвакуацияләнү сәбәпле, ата-аналарын югалткан. Мәлкидәге балалар йорты 1953 елга кадәр эшләгән, аннан соң аны Апаска күчергәннәр.)

Гаилә хәле үзгәртү

Бөек Ватан сугышыннан исән-сау әйләнеп кайткан Ватан сугышы һәм Кызыл йолдыз орденнары кавалеры Комаров Василий Николаевич белән 1953нче елда матур итеп гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы 5 балага: 4 ир егет һәм 1 кызга гомер бүләк итәләр. Василий Николаевич башта колхозда комбайнчы булып эшли, аннары озак еллар мәктәптә хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкара.

1960 елда Антонина Ивановна Иске Тәрбит урта мәктәбендә китапханәче булып эшли башлый. Район мәктәпләре арасында беренче булып китап алмаштыру фондын оештырып җибәрә. Үз эшенең чын остасы була ул. Бер эштән дә куркып, югалып калмый. Үзенең хезмәтен яратуы белән укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләп кенә калмый, киләчәк буынның күңелен дә баета. Китапханә бусагасын беренче тапкыр атлап керүче нәни укучыларны зур кунакны каршылагандай каршылый торган иде. Бу көн аның хәтерендә якты истәлек булып гомер буе саклансын, дип тырышкан ул. Китап укырга килгән бала белән йомшак мөгамәләдә аралаша. Күпме байлыкка хуҗа бит ул. Әдәби әсәрләр, энциклопедияләр, сүзлекләр, таблицалар... Шуларны укучыга җиткерә, тәкъдим итә белә. Яңа кайткан китаплар, газета-журналлар белән таныштыру өчен нинди генә ысуллар кулланмый иде ул. Китапка карата сакчыл караш тәрбияләп, балаларда тәртип, чисталык, җаваплылык булдырырга да өйрәткән. Сабыр, кешелекле, ярдәмчел һәм сизгерлеге белән бик күп укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләгән үз чорында. Тоня апа гаять киң кырлы, өстәмә белем бирүче укытучыга охшаган иде. Үз эшенә бик җаваплы карап, төрле-төрле чаралар үткәрә торган иде. Авылдашлар да бик хөрмәт итте үзен. Аның турында хезмәттәшләре дә: “ Бик тә укырга яратты, барлык яңалыклардан хәбәрдар булды, дистәләрчә газета-журналлар алдырып укыды”,- дип искә алалар. 1986 нчы елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы, Иске Тәрбит урта мәктәбендә армый-талмый хезмәт итә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Иванова Антонина Ивановна @ Жертвы политического террора в СССР
  • Васильева Римма Николаевна Иванова Антонина Ивановнаның үзеннән мәгълүмат алды.