Руттер Валерий Дмитриевич (21 гыйнвар 1924 ел — 25 сентябрь 2010 ел) — дирижер. Казакъ АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1978). Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1969), профессор.

Валерий Руттер
Туган 21 гыйнвар 1924(1924-01-21)
Харьков, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлгән 25 сентябрь 2010(2010-09-25) (86 яшь)
Лейпциг, Саксония ирекле дәүләте, Алмания
Ватандашлыгы  СССР
 Алмания
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе[d]
Һөнәре дирижёр

Биографиясе үзгәртү

Валерий Дмитриевич Руттер 1924 елның 21 гыйнварында Харьков шәһәрендә туган. Атасы — Руттер Дмитрий Иосифович, бухгалтер; әнисе — Левина Богдана Давыдовна, табиб; апасы — Руттер Елена Дмитриевна, скрипкачы.

1997 елдан Казакъ АССРның Дәүләт академия опера һәм балет театрында баш дирижер булып эшли һәм Алматыда (ул вакытта Алма-Ата) яши.

1997 елда чит илгә эмиграцияләнә һәм гомеренең азагынача хатыны Людмила Руттер һәм ике баласы белән Германиядә яши.

2010 елның 25 сентябрендә Лейпциг шәһәрендә вафат була.

Белеме үзгәртү

  • 1933 елдан алып Харьков консерваториясе каршындагы музыка мәктәбе, скрипка классы буенча (проф. Добржинец И. В.)
  • 1941 елда — Харьков консерваториясе, эвакуация.
  • 1943-1948 елларда — Ленинград консерваториясенең Хәрби-диңгез факультеты. Хәрби дирижер.
  • 1948-1953 елларда — Төньяк флоты ансамбленең сәнгать җитәкчесе.
  • 1954-1959 елларда — Ленинград консерваториясенең теоретик-композиторлык факультеты (проф. А. Н. Должанский). Музыка белгече. Дирижерлык-симфоник факультеты (проф. Ельцин С. В.). Симфоник оркестр һәм опера дирижеры.

Иҗаты үзгәртү

Руттерның ижатына югары профессионализм, музыкаль әсәрләрне җентекле һәм бар нечкәлектә интерпретацияләү хас. Репертуарында — ватан һәм чит ил классикасының, хәзерге композиторларның 58 операсы һәм 30 балеты.

Башкорт дәүләт опера һәм балет театрындагы постановкалары һәм бәяләре (Уфа):

«Саламандрлар белән сугыш» («Война с саламандрами», 1968) — В. Успенский (тәүге пастановкасы)

«Бертуган Ульяновлар» — Ю. Мейтус (тәүге постановкасы, 1967).[1]

«Оптимистик трагедия» (Вс. Вишневский, 1967)

«Давыл» (Г. Самойлов, 1969)

Дирижерны оркестр партитурасының катлаулы булуы да, вокаль партияләрнең гадәти булмаган теле дә куркытмавы бәхет иде. Дирижер спектакльнең музыкаль ягын әзерли алуында шикләнми иде. Н. Энелис китабы. «Владислав Успенский». «Саламандрлар белән сугыш» турында.

Башкорт опера һәм балет театрының баш дирижеры В. Руттерның эше иң җылы сүзләргә лаек. Совет операсының ялкынлы энтузиасты, яңарак кына тәүгеләрдән булып берничә яңа әсәр ишеттерүче, ул спектакльнең бөтен катнашучыларның сәнгатьле көчләрен чын илһам белән берләштерә.


«И волнует, и предостерегает». . «саламандрлар белән сугыш» турында. М. Бялик. «Сов. культура». 19.16.1968

Операның баш дирижеры В. Руттер — югарыдан югары профессионал, театр эшенең бик шәп оештыручысы, искиткеч педагог.

«Вечерняя Уфа» 8.04. 1991. БАССРның мәдәният министры С. С. Әминев.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Руттер Валерий Дмитриевич // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.