Валерий Гуров(5 гыйнвар 1949 ел) — галим-педагог, югары мәктәп укытучысы. Педагогия фәннәре докторы (1998), профессор (1998). РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1982), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2008). Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премия лауреаты (2001). К. Д. Ушинский медале кавалеры (2015).

Валерий Гуров
Туган 5 гыйнвар 1949(1949-01-05) (75 яшь)
Маяк, Миякә районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре галим
Эш бирүче Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты һәм Старапул дәүләт университеты[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: педагогика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d][1]

Биографиясе үзгәртү

Валерий Николаевич Гуров 1949 елның 5 гыйнварында БАССР-ның Миякә районы Миякә совхозының Маяк бистәсендә (хәзер шул ук Миякә районының Маяк авылы) туган.

1972 елда Бөре дәүләт педагогия институтының биология һәм химия факультетын тәмамлаган (Бөре шәһәре).

1974-1978 елларда — Бәләбәй шәһәренең 3-нче урта мәктәбендә директор урынбасары, 1978-1983 елларда — директоры, 1983-1984 елларда — Уфа шәһәренең 117-нче мәктәбе директоры, 1984-1986 елларда — Уфа шәһәре Октябрьский районы халык мәгарифе бүлеге мөдире.

1986-1988 елларда — КПСС-ның Башкортстан өлкә комитетының фән һәм уку йортлары бүлеге инструкторы. 1988 елдан өлкә комитеттагы эшен Башкорт дәүләт педагогия институтында педагогик эшчәнлеге белән бер үк вакытта башкара. (Уфа).

1990-2010 елларда Ставрополь краенда яши. 1990-1993 елларда — Ставрополь крае мәгариф хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү институтында фән буенча проректор һәм социаль педагогика һәм социаль эш кафедрасы мөдире. 1993-2011 — Ставрополь дәүләт университетының мәгариф белән идарә итү практикасы һәм теориясе кафедрасы мөдире. 2005 елдан — бер үк вакытта Ставрополь дәүләт университетында квалификация күтәрү факультетының деканы. 2001 елдан В. Н. Гуров гаилә һәм тәрбия буенча Дәүләт гыйльми-тикшеренү институтының Ставрополь филиалы директоры, 2001 елдан алып педагогик белем бирү буенча халыкара педагогик фәннәр академиясенең Ставрополь филиалы рәисе, 2003 елдан «Россиянең педагогия җәмгыяте» җәмәгать оешмасының Ставрополь бүлекчәсе җитәкчесе.

2011-2014 елларда Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының педагогика институты белән җитәкчелек итә.

2014 елның 1 сентябреннән Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире.

«Гаилә белән социаль эш теориясе һәм методикасы» монографиясе өчен мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты (2001)

"Социальная работа дошкольных образовательных учреждений с семьей" (2002), «Социальная работа школы с семьей» (2003), "Социальная работа «образовательных учреждений с семьей» (2005, 2006) китаплары авторы.

280-нән артык фәнни хезмәт, шул исәптән, «Инновации в образовании», «Высшее образование в России», «Педагогика», «Социология образования», «Воспитание школьников», «Народное образование», «Педагогическая наука и образование» журналларында бастырып чыгара.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • «Халык мәгарифе алдынгысы» Мактау билгесе (1982);
  • Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премия (2001);
  • Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы (2004, 2010);
  • «3-нче дәрәҗә фидакяр хезмәте өчен» Ставрополь крае медале (2006);
  • «Формирование современной личности в поликультурной среде» (Москва, ВВЦ, 2005) уку әсбабы өчен V Мәскәү халыкара инновацияләр һәм инвестицияләр салоны дипломы;
  • «Формирование современной личности в поликультурной среде» һәм «Ребенок в поликультурной среде: практика работы образовательных учреждений» (Москва, ВВЦ, 2006) укыту комплексы өчен VI Мәскәү халыкара инновацияләр салонының көмеш медале;
  • «Формирование толерантной личности в полиэтнической образовательной среде», «Ребенок в поликультурной бреде: практика работы образовательных организаций» (Москва, ВВЦ, 2006) укыту комплексы өчен XI Мәскәү халыкара инновацияләр һәм инвестицияләр салонының бронза медале;
  • «Социальная работа образовательных учреждений с семьей» (2007) монографиясе өчен VI Мәскәү халыкара инновацияләр һәм инвестицияләр салонының көмеш медале;
  • Ставрополь крае мәгариф министрының Мактау грамотасы (2003);
  • Ставрополь крае мәгариф министрының Мактау грамотасы (2005);
  • «Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре» (2008);
  • Ставрополь крае губернаторының Мактау грамотасы (2009);
  • К. Д. Ушинский медале (2015);
  • «Атказанган фән һәм мәгариф эшлеклесе» мактаулы исеме (2015),
  • «Россиянең алтын кафедрасы» дипломы (2015).
  • Башкортстан Мәгариф министрлыгының 2015 елның 26 мартындагы 470-нче санлы приказы белән Валерий Николаевич Гуровка рәхмәт белдерелә.

Сылтамалар үзгәртү

  1. Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит — ISBN 978-5-88185-053-1