Бөек тигезлекләр
Бөек тигезлекләр (ингл. Great Plains) — Канадада һәм АКШда Кыялы таулардан көнчыгышта урнашкан плато. Диңгез өстеннән биеклеге 700-1800 м, озынлыгы якынча 3600 км, киңлеге 500дән 800 кмга кадәр. Тигезлекләр чигендә климат континенталь. Дала яшеллеге - прерияләр белән капланган. Бодай җитештерү киң таралган, шулай ук алар көтүлекләр буларак та кулланыла.
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/d/dc/Map_of_Great_Plains.svg/310px-Map_of_Great_Plains.svg.png)