Бәхәс:Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану кануны

Соңгы шәрех: «Күчерү кагыйдәләре» темасында 1 ел элек элек Qdinar язды

Атама үзгәртү

Мәкаләнең атамасы стиллистик яктан дөрес түгел. Төзәтегезче.--Рашат Якуп (обсуждение) 10 фев 2013, 15:29 (UTC)Җавап бирергә

Латин әлифбасы үзгәртү

Бу имлә бүгенге конгэ бердэн-бер канунга нигезлэнгэн стандарт буларак кертелгэне сәбәпле, аны Латин ТатВикидагы мәкаләлэрнен язылышын тозэтү очен куллану урынлы булырмы? Яклаучы табылса, бу эшкэ алына алам. Стандартлаштыру кирэклелеге m:Proposals_for_closing_projects/Closure_of_Tatar_Wikipedia дискуссиядэн ап-ачык.--frhdkazan (бәхәс) 3 авг 2013, 19:02 (UTC)Җавап бирергә

Күчерү кагыйдәләре үзгәртү

«Кирил әлифбасыннан латин әлифбасына күчерү кагыйдәләре» дигән бүлек бар. Анда язылган шартларның Татарстанның дәүләт теле канунына катнашы бармы? - Derslek (бәхәс) 11 дек 2014, 10:46 (UTC)Җавап бирергә

Бар.

 
ТР хөкүмәте тарафыннан расланган Татар теленең орфографиясе
 
Татар теленең орфографиясе

--Kitap (бәхәс) 11 дек 2014, 11:05 (UTC)Җавап бирергә

Kitap әфәнде, Китерелгән слайдлар өчен зур рәхмәт. Яңадан игътибар белән укып чыктым. Бәхәс битегездә язганыма каршы дәлилләр тапмадым. Татар Кириллицасына инде кергән ялгызлык исемнәрендә дж=dj булырга тиеш дигән карашы белән килешергә мәҗбүр буламын. "Татарчалаштыру" торышлыгыгыз өчен рәхмәт, әммә Википедия аның өчен трибуна була алмый. Википедия киңлекләрендә, аның мәсләкләре һәм кагыйдәләре шәхси карашларыбыздан өстен. -- frhdkazan (бәхәс) 11 дек 2014, 11:31 (UTC)Җавап бирергә

C vs. Dc (Ç vs. Tç) бәхәсендә экономия, тарихи, фонетик мәсләкләре нигегезендә карашымны күрсәттем:

Кирилча "Ч" (латинча Ç) хәрефе ике төрле авазны билгели: татар авазы Ч (щ гә якын) һәм урыс авазы "Ч" (тщ), без бит Тчернигов, Тчаплин, Тчехов дип язмыйбыз, шулай да "Ç" хәрефенә пар хәрефе С ике авазын билгеләргә тиеш: йомшак татар җ авазы Җәлил - Cälil, һәм инглиз авазы "J" Johnson - Conson, Jack - Cek, аналогия буенча Чернигов - Çernigov, Чиләк - Çiläk kebek. Tçexov дип язмасак, ни өчен Dcon итеп язарга кирәк?

Шушы сорауда Марат Вилданов белән килештек инде, тик сез каршы буласыз.

Ләкин уртак фикергә килмәгәнгә кадәр, исемнәр оригиналь язылышын калдырабыз.--Kitap (бәхәс) 11 дек 2014, 11:34 (UTC)Җавап бирергә

Бу өлкәгә караган рәсми нигезләр:

Тарихи мәсләкне (Dj) хөрмәт итү зарур. Джордж Вашингтон, Джек Лондон, Джонатан Свифт һәм башкалар татарларның тормышларына үз вакытында кириллица аркылы килМәгән булсалар иде, фонетик мәсләгенә (Dc -Dcordc Waşington, Dcek London, Dconatan Swift) яки экономия мәсләге (C - Corc Waşington, Cek London, Conatan Swift) арасында бәхәсләшү дә урынлы булыр иде. -- frhdkazan (бәхәс) 11 дек 2014, 12:00 (UTC)Җавап бирергә

әлеге "китап" беркеткән сканнар 2012-нче елгы канунныкы түгел! һәм ул китапны парламент расламаган! ул китапны фәннәр академиясе язган, ә кабмин раслаган, 2000-нче елда. 618, 882-нче карарлар. һәм шул кабмин үзе үк 2013-нче елны 38-нче карары белән ул кагыйдәләрне гамәлдән чыгарган! ни өчен? кайсыдыр россия законы таләп иткәне өчен. --QDinar (бәхәс) 7 ноя 2022, 11:30 (UTC)Җавап бирергә

парламент раслаганмы икәнен төгәл белмим, әмма парламент кабул иткән канунны үтәп кабмин, ягъни хөкүмәт, кабул иткән. --QDinar (бәхәс) 7 ноя 2022, 11:33 (UTC)Җавап бирергә

talat.h19.ru - авторитетлы чыганак түгел үзгәртү

бу авторитетлы чыганак түгел , бу сайтны Kitap бик мактый, бәлки ул аның үзе ясаган сайтыдыр, һәм дж ны с дип язу рөхсәтлеге кагыйдәсен ул үзе генә өстәп куйгандыр? сайтың авторлары күрсәтелмәгән, хәтта псевдонимнары да юк. --QDinar (бәхәс) 3 мар 2016, 14:35 (UTC)Җавап бирергә

ул текстны минем инде күргәнем бар! : http://web.archive.org/web/20030606084319/http://tugan-tel.noka.ru/yanga_imlae.html . бәлки, talat.h19.ru ның да авторы а. фазлыйдыр. --QDinar (бәхәс) 3 мар 2016, 14:40 (UTC)Җавап бирергә

соңрак ул татарчага тәрҗемә ителгән булган: http://web.archive.org/web/20090227034510/http://tugan-tel.noka.ru/meqele/zamanalif . --QDinar (бәхәс) 3 мар 2016, 14:53 (UTC)Җавап бирергә

Китап әфәнде югарыда китергән сурәтләрне нинди чыганактан булуын өйрәнеп, җитмәгән битләрендәге кагыйдә-кулланмаларны күрәсе иде. «Дж»ны латинчага «C» буларак транслитерация мөмкин дигән бу сайт Джон Джордж Джек Джамиля Джанет сүзләрен Djon Djordj Djek Djamilä Djanet буларак тәрҗемә итә. --frhdkazan (бәхәс) 3 мар 2016, 17:29 (UTC)Җавап бирергә
мин какраз берничә көн элек ул кагыйдәнең бер аз башка версиясен тулысынча инетка куйдым : http://qdb.tmf.org.ru/skanlangan/m.zakiyev.latin/ - "14" тән башлап, һәм аның тагын бер версиясе инетта булган да инде: http://web.archive.org/web/20031203012612/http://tugan-tel.noka.ru/belem/imla . (син минем бу турыда әйткәнне - https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=Википедия_бәхәсе:Җәмгыять_үзәге&diff=2097621&oldid=2097618 - күрмәдеңмени? ). анда дж ны C дип язуны рөхсәт итү кагыйдәсе юк. --QDinar (бәхәс) 3 мар 2016, 19:23 (UTC)Җавап бирергә
«Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану кануны» битенә кире кайту.