Бәхәс:Себер татар теле

Соңгы шәрех: ««Дальняя артиллерия»» темасында 1 ел элек элек Ilnur efende язды

Мәкаләдә идиомга бер генә караш бар: аерым һәм бердәм тел кибәк буларак. Ә башка карашлар ничек соң? Мин яза алыр идем, ләкин мәкаләне үзгәрешү сүндерелгән. 94.140.193.130 18 авг 2021, 10:30 (UTC)Җавап бирү

Хисап язманы теркәгез дә, аның аркылы кереп монда яза башлагыз. Бераздан (ялгышмасам 50 төзәтү кертүегездән соң) мәкаләнең текстына да кертә алырсыз. --frhdkazan (бәхәс) 18 авг 2021, 11:50 (UTC)Җавап бирү
Рәхмәт, аңладым!94.140.193.130 18 авг 2021, 12:35 (UTC)Җавап бирү

Мәкаләдә "ЮНЕСКО игълан иткәнчә" буларак билгеләнүе - ЮНЕСКО сайтында торган ачык атласдагы кулланучы хокукы гына. Өстәвенә, сылтама эшләми. Ялган мәгълүматны бетердем.94.230.175.200 23 июл 2022, 13:00 (UTC)Җавап бирү

Вандализм

үзгәртү

«Дальняя артиллерия»

үзгәртү

Ilnur efende, игътибар итегез әле, бу мәсьәләгә Мәскәүдән «дальняя артиллерия» кушылганга ошаган. Мәкаләгә аерым бүлек итеп кертергә иртәрәк кебек, өзекләрне монда гына өстим.--Әмир (бәхәс) 8 мар 2023, 20:21 (UTC)Җавап бирү

@Әмир әфәнде, кызык, рәхмәт. Бу «дальняя артиллерия» фикерләрен Википедиягә урнаштыру кагыйдәләргә дә туры килми, чөнки аларның сүзләре (татар милләте юк дигәнгәре, себер татарлары формалашуда казанлылар булмавы, хәзергәчә авылларда үзара кушылмау - чып-чын ялган, һ. б.) күпсанлы башка абруйлы чыганаклар белән инкарь ителә (ВП:Маргинальлек дип карап була). Ilnur efende (бәхәс) 9 мар 2023, 05:59 (UTC)Җавап бирү
Ilnur efende, килешәм, алай да, мәкаләнең Бәхәс битендә РФ ФА Тел белеме институтының «эшчәнлеге» тарих өчен калсын.--Әмир (бәхәс) 9 мар 2023, 18:43 (UTC)Җавап бирү
Шунысы кызык, бу ханымга социаль челтәрдә дә юлыктым, бөтен хуплаучылары диярлек күршеләребез)) Ilnur efende (бәхәс) 9 мар 2023, 19:06 (UTC)Җавап бирү
  Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты 21 февральдә, ягъни Туган телләр көнендә, видеоконференция форматында татар теленә кагылышлы бик мөһим мәсьәләне күтәргән. Россия лингвисты, Мәскәү университеты профессоры, РФА һәм Британия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Андрей Кибрик, Себер татарлары диалекты татар әдәби теленнән аерылып чыгып, Тел белеме институты тарафыннан мөстәкыйль тел буларак танылачагын белдергән.  
  Ирле-хатынлы Гөлсифә Бәкиева (тарих фәннәре кандидаты, РФА Себер бүлеге Төньякны үзләштерү проблемалары институтының өлкән фәнни хезмәткәре) белән Юрий Квашнин (РФА Себер бүлеге Төмән фәнни үзәгенең Төньякны үзләштерү проблемалары институтының өлкән фәнни хезмәткәре) Себер татарларын аеру буенча күптәннән эш алып бара.[1][2]  

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Ильнур Ярхамов. От татарского языка откололи диалект татар Сибири. KazanFirst05.03.2023
  2. Рифат Каюмов. Себер татарлары милләттән аерылмасмы? Татар-информ, 7.03.2023
«Себер татар теле» битенә кире кайту.