Бәхәс:Игорь Губерман

Соңгы шәрех: 7 ел элек элек Kitap язды

Хөрмәтле AqQoyriq һәм башка ханым-туташ-әфәнделәр! Гариклар текстларын Викиханәгә күчерергә тәкъдим итәм — Википедия теләсә нинди мәгълүматлар тупланмасы түгел. --frhdkazan (бәхәс) 15 апр 2016, 10:49 (UTC)Җавап бирергә

Йә үзең күчер Викиханәгә, йә мине өйрәт аны күчерергә. Нәрсә дип монда сүз куертып торырга соң? Яңа тәрҗемәләр дә өстәлеп тора, аларны урнаштырасы бар.

AqQoyrıq

Викиханә - ирекле лицензияле текстлар җыентыгы (башкаларны кертү, хокукый тәртипне бозу булуы аркасында, башка Викимедия проектларындагы кебек үк, рөхсәт ителми). Иң кулай юлы - оригиналь рус телле гариклар Викиханәгә урнаштырылгач, аларның тәрҗемәсе буларак ясау. Кызганычка каршы, бүгенге көндә Википедиянең һәм Викиханәнең татар телле бүлекләрендә катнашучылар иреклекне анархиягә тиңли, нәтиҗәдә тәртип бозу очраклары бихисап. Хәзер нәкъ аларны төзәтү өстендә эшлим.--frhdkazan (бәхәс) 13 май 2016, 19:42 (UTC)Җавап бирергә

Ә нәрсә дип без бу акыл-хикмәт һәм гыйбрәт-юмор чишмәсеннән баш тартырга тиеш, ди? Яһүднеке булган өченме? Әллә татар гомер бакый бар дөньядан артта калган халык булып калсын дипме? Боларның русчасын урнаштырып, һәркайсының кырында тәрҗемәсен кую - берни дә түгел. Һәм аларның лицензиясе - ирекледән дә иреклерәк! Тик мин моны ничек эшлисен белмим. Эш бары тик шунда гына. Кайсы гына татар сайтына кермә, кем дә булса бөтен эшкә аяк чалып утыра. "Форво"да өч ел буе этлек эшләп яттылар. Админнар белән аңлашкач, хәзер күтләренә генә тибәләр ул корткычларның. Татар Википедиясе муеннан наданлыкка баткан, җиде сүздә - җитмеш хата, мәкаләләрнең эчтәлеге - ташка үлчим. Монда юньләп татарча белмәүчеләр дә хәттин ашкан...

Хаклык табам Сократ сөйләгәннән,
ишетсен дип гавам колагы:
җан җибәрә аты-юлы белән,
акыл – эчкерлелек чукрагы.
AqQoyrıq

Баш тарту түгел, Creative Commons CC BY-SA иҗтимагый милек категориясенә кергән, ягъни авторлык хокуклары ягыннан ирекле кулланыла алган материаллар туплау... Викимедиа проектлары аерым татар галәмендә түгел, халыкара хокукый мохиттә яши, һәм хокукый таләпләрне хөрмәт итү мәҗбүри. Оригиналның (төп нөсхәнең) урнаштырылган булуы исә аның иреклелеге расланган дигән сүз. Иҗтимагый милеккә гадәттә дәүләт акчасына ясалган эшләр яки шәхси авторның үлеменнән 70 ел узганнан соң язма әсәрләре керә. --frhdkazan (бәхәс) 14 май 2016, 04:28 (UTC)Җавап бирергә

"...үлеменнән 70 ел узганнан соң". Ә ул әле исән, аңа 80 яшь кенә тулды.:):):) Димәк, оныкларыма васыять әйтеп калдырырга кирәк булачак: үз оныкларына да наказ бирсеннәр, 2100 елда минем тәрҗемәләрне Википедиягә урнаштырсыннар. Ягъни - кызыл кар яугач, Гаяз Исхакый сценарие буенча, татар юкка чыккач.
"Ниләр генә майтармасын коллар - килеп чыга бары тик коллык..." (ИГ) "Контора" ташаклары шуның өчен үҗәтләнә дә инде. Википедиягә кереп, бер-ике мәкалә тәрҗемә итүгә үк, проблемнар башланды: көненә берничә тапкыр Интернет югала. Провайдердан сорасам, болай ди: "Синең компьютерыңа, димәк, бөтен серверга да, тышкы яктан һөҗүм бара, шуңа безнең аппаратура сине челтәрдән автомат рәвештә өзеп ташлый".
Дөрес әйтәме-юкмы, белмим. Ләкин мин Википедиядә дә эшли башлавым белән кемгә комачау иттем соң??? Әллә сиңамы???

Хөрмәтле AqQoyriq, АКШ һәм халыкара хокукый нормаларны мин дә, халыкара Викимедия хәрәкәте әгъзалары да язмаган :) Губерман әфәнде үзенең әсәрләрен иҗтимагый милеккә тапшыруын рәсмиләштерсә, аларны һәм аларның тәрҗемәләрен Викиханәгә (Википедиягә түгел) бүген үк кертеп була. Икенче соравыгызга карата — Казанның Мәскәү районында яшим, ТатВикига 4 елдан бирле актив кертем ясыйм, сез тасвирлаган авырлыкларны әлегә күргәнем-сизгәнем юк.--frhdkazan (бәхәс) 14 май 2016, 11:27 (UTC)Җавап бирергә

Хәреф хаталарым күбрәк булса, бәлки минем дә бернинди проблемнарым булмас иде.:) Татарны надан халык итеп күрсәтү үзе бер ләззәт бирәдер мондагы "күзәтчеләр"гә һәм "актив әгъзалар"га.
Алайса, орфографик һәм стилистик хаталарны гына төзәтеп утырырмын - инде бу кадәресе дә һичкемгә комачауламый торган булса. Шулкадәрле надан булсам, азрак оялыр идем мин...-- 14 май 2016, 14:09 (UTC)AqQoyriq (бәхәс)

Хөрмәтле AqQoyriq, Викимедиа серверлары https протоколны кулланганы сәбәпле сезнең хисап язмасының сезнеке булганын һәм монда нәрсәне укып-язганыгызны Викимедия хезмәткәрләреннән тыш беркемнең дә белү мөмкинлеге юк — үзегез теләмәсәгез әлбәттә. Башкаларның хаталары турында исә борчылмагыз — һич язмаулары урынына хаталы язулары хәерлерәк.--frhdkazan (бәхәс) 14 май 2016, 16:04 (UTC)Җавап бирергә

Аңлашылды: бу ресурс тулысынча "ташаклар" карамагында, булсын дип эшләүчеләргә монда урын юк. Исән-имин булыгыз. Утырыгыз шунда үз бугыгызны үзегез саклап. Finita la comedia!

Хөрмәтле AqQoyriq, вики проекты булса да, Википедиянең татартелле бүлегендә Википедия:Википедия нәрсә түгел, Википедия:Үз эзләнүләрең булмаска тиеш, Википедия:Цензура чикләренә сыймаган лексика һәм хөрмәт итәрлек башка тәртипләр юк түгел шул... Аларны хермәт иткән бар кертем Викимедиа Фонды тарафыннан үз серверларында мәнгелек сакланып торачак. КамАЗ һәм башка мәкаләләргә кертемегез өчен рәхмәт. --frhdkazan (бәхәс) 15 май 2016, 13:14 (UTC)Җавап бирергә

AqQoyriq әфәнденең эшчәнлеген хуплыйм, ул ТатВикидә зур һәм файдалы кертем ясый. Рус Викидә күп кенә тәрҗемәләр бар, беркем тыймый. Тәрҗемәләр хакында сорауларда Тат Вики ирекле Вики буларак Рус Вики кагыйдәләренә буйсынмый ала һәм үз кагыйдәләрен кабул итәргә тиеш.--Kitap (бәхәс) 16 май 2016, 22:23 (UTC)Җавап бирергә

«Игорь Губерман» битенә кире кайту.