Бәхәс:Гөлнар Гарифуллина
Соңгы шәрех: 5 ел элек элек Әмир язды
- Мәкалә энциклопедик кыйммәткә ия түгел, нейтраль караш һәм Үз эзләнүләрең булмаска тиеш тәртипләренә туры килми, тикшереп булучанлык таләбенә туры килү өчен зарур булган чыганаклар күрсәтелми.
- Википедия:Википедия нәрсә түгел тәртибен боза
- Мәкалә Кулланучы:Зарипова Джамиля тарафыннан булдырылган.
- Автор Татар-информ PR-специалисты Джамиля Зарипова булганына ошаган.
- Үзгәртүләр керткән https://tt.wikipedia.org/wiki/Махсус:Кертемнәр/89.251.159.175 аноним кулланучысы да Татмедиа медиаширкәтенең IP-адресыннан керә.
- Кичектерелеп бетерүгә куерга тәкъдим итәм.--frhdkazan (бәхәс) 5 июл 2018, 10:06 (UTC)
- Мин дә, Калып:deleteslow куеп, мәкаләне калдыру яклы. Калдыру өчен мәкаләнең (Татвикидә җитми торган) 3 әйберсе бар: чиста татар телендә язылган, хатын-кыз кулланучы язган, хатын-кыз турында язылган. Зур плюсы: кулланучы мәкаләне яхшыртырга омтыла. Мәкалә «энциклопедик кыйммәткә ия» булсын өчен, журналист хотя бы ТР атказанган мәдәният хезмәткәре исемен кайчан ала әле? Я булмаса, бар язган мәкаләләрен туплап, җыентык итеп чыгарамы? Кимендә, «Бәллүр каләм»дә җиңәме? Әйдә, ТР Президенты администрациясенең хәбәрчеләр пулында булуын вакытлыча «әһәмиятле» дип санап торыйк. --Әмир (бәхәс) 5 июл 2018, 14:12 (UTC)
- Википедия - дөнья дәрәҗәсендә әһәмиятле феноменнарны тасвирлаучы проект. Бүгенге һәм киләчәк буыннар татар дөньясы вәкилләре өчен әһәмиятле, искәрмә белән дәлилләнүче фактларны саклау урынлы. Әммә мәкалә - резюме һәм реклама өчен язылган биография сыйфатында булмаска тиеш.Журналист язган мәкаләләргә сылтамалар җыю минемчә урынсыз. --frhdkazan (бәхәс) 5 июл 2018, 14:45 (UTC)
- Мин дә, Калып:deleteslow куеп, мәкаләне калдыру яклы. Калдыру өчен мәкаләнең (Татвикидә җитми торган) 3 әйберсе бар: чиста татар телендә язылган, хатын-кыз кулланучы язган, хатын-кыз турында язылган. Зур плюсы: кулланучы мәкаләне яхшыртырга омтыла. Мәкалә «энциклопедик кыйммәткә ия» булсын өчен, журналист хотя бы ТР атказанган мәдәният хезмәткәре исемен кайчан ала әле? Я булмаса, бар язган мәкаләләрен туплап, җыентык итеп чыгарамы? Кимендә, «Бәллүр каләм»дә җиңәме? Әйдә, ТР Президенты администрациясенең хәбәрчеләр пулында булуын вакытлыча «әһәмиятле» дип санап торыйк. --Әмир (бәхәс) 5 июл 2018, 14:12 (UTC)
- Менә инде CommonsDelinker, файл йөкләү шартлары үтәлмәгәнгә бугай, фотосурәтне дә алып атты. Мәкаләне дә алып атмас өчен, кулланучы Зарипова Җәмиләгә тиз арада Гөлнар Гарифуллина турында, аның иҗатына бәя биреп, башка авторлар язган һәртөрле (татарчамы-русчамы) вакытлы матбугаттан материаллар табарга кирәк (үзе язган мәкаләләрне түгел).--Әмир (бәхәс) 11 июл 2018, 17:12 (UTC)