Бәхәс:Алтын хатын

Соңгы шәрех: «Тәкъдим» темасында 2 ел элек элек Әмир язды

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Рус Википедиясендәге «Золотая баба» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

Тәкъдим үзгәртү

Кулланучы:A.Khamidullin, русча «Золотая старая баба»га Алтын кортка ныграк туры килмиме? «Алтын хатын» ничектер яшь, матур хатын булып күзаллана))--Әмир (бәхәс) 31 авг 2021, 19:26 (UTC)Җавап бирергә

Әмир әфәнде, кызганычка каршы, "кортка" сүзен ишеткәнем юк. Сүзлектә тә таба алмадым. Әмма мәгънәсенә килгәндә, бу пот төрле чыганакларда төрлечә тасвирлана, мәсәлән, китерелгән Андре Тевеның "Бөтендөнья космографиясе"ннән (1575) гравюрасына күз салсагыз андагы яше бик үк олы түгел булып күренә.--A.Khamidullin (бәхәс) 1 сен 2021, 06:36 (UTC)Җавап бирергә
Кулланучы:A.Khamidullin, кортка — карчык сүзенең экспрессиврак булган синонимы. --Әмир (бәхәс) 1 сен 2021, 19:23 (UTC)Җавап бирергә
Әмир, үземнең татар телем бик үк камил булмавы сәбәпле сүзлекләрдән карарга туры килер. Төгәл мәгънәсен белмичә исемен үзгәртергә җөрьәт итмим. Әлегә шул мәгънәсен әзме-күпме чагылдырып торсын инде, алга таба "кортка" сүзенең мәгънәсен тапкач бәлки чагыштырып карап үзгәртеп карасак ничек булыр микән? --A.Khamidullin (бәхәс) 2 сен 2021, 06:58 (UTC)Җавап бирергә
Абдулла әфәнде, Сез «РусВикидән тәрҗемә иттем» дип язган өчен генә игътибар иткән идем исеменә. Инглизчәдән дип язган булсагыз, карамаган да булыр идем )). РусВики дә «Золотая женщина» дими, экспрессиврак булган баба сүзен куллана. Шулай ук русча текст эчендә «Золотая старуха» сүзе дә очрый. «Кортка» сүзе ошамаса, Алтын хатын (пот) дип конкретрак алырга була (пот — истукан). Үзегезгә карагыз. --Әмир (бәхәс) 2 сен 2021, 19:46 (UTC)Җавап бирергә

Калып:Татар җирләре җәмгыяте - Мәкалә бәйге кагыйдәләренә туры килми

«Алтын хатын» битенә кире кайту.