Бәрис һәм Гөлей чиркәве (Казан)

Бәрис һәм Гөлей чиркәве, Пеләтәндәге Бәрис һәм Гөлей чиркәве (рус. Борисоглебская церковь, церковь Бориса и Глеба в Плетенях) — Казан шәһәренең Тукай һәм Әхтәмов урамнары киселешендә урнашкан булган праваслау чиркәве. 1816 елда төзелеп, 1938 елда сүтелгән. Чиркәү урынында Мехчылар мәдәният сараеның скверы булдырылган.

Бәрис һәм Гөлей чиркәве
Карта
Төр праваслау гыйбадәтханәсе[d]
Мигъмари өслүб классицизм[d]
Урын Габдулла Тукай урамы һәм Әхтәмев урамы
Шәһәр Казан
Ил  Россия
Координатлар 55°46'29.849"тн, 49°7'8.972"кнч
... хөрмәтенә аталган Бәрис һәм Гөли[d]
Ачылган 1816
Юк ителгән 1938