Бәки вулысы
Бәки (Олы Кариле) вулысы (тат. زور كىٰلەرىٰ ۋولىٰسىٰ, بەكى ۋولىٰسىٰ, рус. Больше-Кляринская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Бәки вулысы | |
---|---|
вулыс | |
Ил | Россия империясе, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы, ССРБ |
Төбәк | |
Үзәк | Бәки |
Халык саны | 10181 кеше (1897) |
Иске Барыш, Зур Яңасала, Богородски, Сөйки, Никифор һәм Шонгат вулыслары белән чиктәш булган (1890). 13 торак пунктта 10181 кеше яшәгән.[1] 1920-елларга кадәр Олы Кариле вулысы дип аталган. 1924 елда Никифор һәм Иске Барыш вулыслары исәбенә зурайтыла. 1930 елда бетерелә, территориясе Апас, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарына кушыла.