Бәйтерек (һәйкәл)

Бәйтерек манарасы яки Астана-Бәйтерек (казакъча Бәйтерек, татарча тәрҗемәсе Тирәк) - Казакъстанның башкаласы Нур-Солтан шәһәренең[1] төп күренекле символы.

һәйкәл
Бәйтерек
Шәһәр Нур-Солтан
Төзелеш 19962002 еллар
Биеклек 100 м

Төзелеш үзгәртү

1997 елда РК президенты Нурсолтан Назарбаев карары буенча илнең башкаласы Алматыдан Акмола шәһәрендә күчерелә, әлеге күчерү символы буларак Бәйтерек манарасы төзелә. Проектның архитекторы Акморза Рөстәмбәков.

Төзегәндә җир казу эшләре 8600 м³, бетон — 2900 м³, металл — 1 килотонна, гөмбәзне пыялаландыру эшләре — 1555 м² тәшкил итә.

Бәйтерек манарасының биеклеге 100 метр, шар белән - 105 метр, шарның диаметры 22 метр.

Түбәнге дәрәҗәсе 4 метрда җир астында урнашкан, анда кафе, аквариумнар, минигалерея бар, шуннан лифт белән иң югары дәрәҗәгә менеп була. Күзәтү экскурсияләре урысча, казакъча һәм башка телләрдә алып барыла.

Мәгънәсе үзгәртү

Бәйтерек манарасы - 1997 елда Астана шәһәрен илнең яңа башкаласы итеп игълан итү: Казакъстанның яңа дәвере башын билгели. 97 метр биеклегендә "Аялы алакан" (Кайгыртучан куллар) композициясе (президентның уң кулы эзе белән) урнаштырылган.

Үзәгендә дөньяның 17 дине вәкиле имзасы белән агач глобус урнаштырылган.

Риваять үзгәртү

Борынгы күчмә халыклар карашы буенча ике дөнья чигендә Дөнья елгасы ага, аның ярында Тормыш агачы - казакъча Бәйтерек, татарча Тирәк үсә (шуннан төрки телләрдә терәк сүзе чыккан), тамырлары белән Җирне тота, ә ябалдашы белән Күкне таяндыра.

Ел саен агач ябалдашында изге Сәмруг кош күкәй - Кояш - сала, ә Тормыш агачы итәгендә яшәүче Аждаһа күкәйне йота, бу җәй-кыш, көн-төн алмашы, Игелек һәм Усаллык көрәшен билгели.

Астанада төзелгән Бәйтерек манарасы төрки тарихи тамырларын саклаган һәм чәчәк атачак илне билгели. Бәйтерек манарасы тирәсендә еш кына төрле чаралар уздырыла.

Күренешләре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Казакъстан башкаласы Астана - Татарстан башкаласы Казанның кардәш шәһәре булып тора