Булат Гафаров
Гафаров Булат Бакый улы (27 август 1938 ел — 26 гыйнвар 2003 ел) — башкорт педагог-методисты, югары мәктәп укытучысы. Педагогия фәннәре кандидаты (1978), профессор (1995). Россия Федерациясенең атказанган укытучысы (1996), БАССР мәктәбенең атказанган укытучысы (1984), РСФСР‑ның халык мәгарифе отличнигы (1979), Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (1998).
Булат Гафаров | |
---|---|
Туган | 27 август 1938 (86 яшь) Зиянчура районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | Стәрлетамак, БАССР, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | галим |
Гыйльми дәрәҗә: | педагогия фәннәре нәмзәте[d] |
Биографиясе
үзгәртү- Булат Бакый улы Гафаров 1938 елның 27 августында БАССР-ның Зиянчура районы Өмбәт авылында туган.
- Туган авылында җидееллык мәктәптә укый, аннары Абзан урта мәктәбен тәмамлый.
- 1957-1962 елларда Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый.
- 1962-1970 елларда Баймак районының Түбә авылының 2-нче урта мәктәбендә укыта.
- 1970 елдан алып Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында: 1982 елдан филология факультеты, 1997 елдан башкорт филология факультеты деканы.
- 2003 елның 26 гыйнварында Стәрлетамак шәһәрендә вафат була.
Гыйльми эшчәнлеге
үзгәртүБулат Гафаровның фәнни тикшеренүләре мәктәпләрдә һәм вузларда башкорт әдәбиятын укыту методикасына багышланган. 120-дән артык фәнни һәм укыту-методик хезмәт, шул исәптән гомуми белем бирү мәктәпләре өчен башкорт теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр авторы.
Мактаулы исемнәре
үзгәртү- Россия Федерациясенең атказанган укытучысы (1996);
- БАССР мәктәбенең атказанган укытучысы (1984);
- РСФСР-ның халык мәгарифе отличнигы (1979);
- Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (1998).
- Россия Федерациясенең Махсус педагогия һәм социаль фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы.
- Махсус урта һәм югары белем бирүнең мактаулы хезмәткәре.
Хезмәтләре
үзгәртү- Теоретические и методические основы изучения башкирской литературы в школе. — Уфа, 2001.
- Башкорт әдәбияты дәресләрендә төрле жанрдагы әсәрләрне өйрәнү. — Уфа, 1992.
- Башкорт әдәбияты дәресләрендә лексик-стилистик күнегүләр башкару. — Уфа, 1994.
- Моңлы әсәрләрне өйрәнү. — Уфа, 1996.
- Әдәбияттан язма эшләр. — 1994, 1999.
Чыганаклар
үзгәртү- Гафаров Булат Бакый улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- Ф. Аккужина. Даны һәм эше калды... // Агыйдел, 2013, 8-се сан.