Миколас Букша (Букша Михаил Михайлович) — (1869 елның 16 апреле, Вильнюс — 1953 елның 7 марты, шунда ук) — Литва дирижеры, композитор.

Букша Миколас
Туган 16 апрель 1869(1869-04-16)[1]
Вилнүс, Россия империясе[2]
Үлгән 7 март 1953(1953-03-07)[1] (83 яшь)
Вилнүс, Литва Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте, СССР
Ватандашлыгы Литва
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе[d]
Һөнәре композитор

Биографиясе үзгәртү

1900 елда Санкт-Петербургта композицияләр классы буенча укып, консерватория тәмамлый (укытучылары Н. Н.Римский-Корсаков, Александр Глазунов, Анатолий Лядов һ. б.).

18971927 елларда Мәскәү , Санкт-Петербург, Украина, Грузиядә музыкаль театрлар дирижеры булып эшли.

19201922 елларда Владикавказ сәнгать институтының театр факультеты деканы һәм халык консерваториясе директоры.

1927 елдан Литвага, дәүләт театрына кайта. Литва опера һәм балет театры дирижеры. Карнавичюсның" Гражина "(1933), Рачюнасның "Өч талисман "(1936) һ.б., 1940 елда Литва сәхнәсендә беренче тапкыр"Тихий Дон" операсында дирижер була [3].

1944 елдан Каунас консерваториясендә укыта, 1947 елдан профессор. Ул Литвада 100дән артык опера һәм балет әзерләгән һәм сәхнәдә куйган. Рус һәм Көнбатыш Европа опералары һәм балет, шулай ук Литва операларының күп кенә спектакльләре белән дирижерлык итә.

Букша «Рай и Пери» (1900 елда «Радж и Пери») кантатлары, инструменталь әсәрләр, хор җырларын һәм романслар иҗат итә. Укучылары арасында — Римас Генюшас [4].

Вильнюс җәмәгатьчелеге республиканың иң олы дирижеры - Мактаулы сәнгать эшлеклесе, профессор Миколасны дирижер булып эшләвенә 50 ел тулуы айканлы хөрмәтләп тантанага җыела.Бу көнне Литва ССР Дәүләт опера һәм балет театрында А.Рубинштейнның "Демон" операсының премьерасын куела [5]

Куелган спектакльләре үзгәртү


Džiuzepė Verdis. Aida — Джузеппе Верди. Аида.
Amilkaras Pončielis. Džokonda — Амилкар Пончиэль. Джоконда
Jurgis Karnavičius. Gražina ir Radvila Perkūnas
Antanas Račiūnas. Trys talismanai
Stasys Šimkus. Kaimas prie dvaro
Aleksandras Glazunovas. Raimonda
Piotras Čaikovskis. Pikų dama, Gulbių ežeras, Spragtukas
Букша Михаил Михайлович Antonas Rubinšteinas. Demonas

Әдәбият үзгәртү

  • Букша Михаил Михайлович // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд., т. 2— М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Musicalics
  2. 2,0 2,1 Литвалы Википедиясе — 2003.
  3. Букша Миколас, archived from the original on 2021-04-15, retrieved 2020-08-07 
  4. Vaclovas Juodpusis. Mykolas Bukša. Visuotinė lietuvių enciklopedija, T. III (Beketeriai-Chakasai). – Vilnius: Mokslo ir enciklopedijų leidybos institutas, 2003. 585 psl.
  5. В несколько строк(үле сылтама)