Британ антарктик территориясе
Британ антарктик территориясе (ингл. British Antarctic Territory) — Бөекбритания дәгъва белдерә торган Антарктика секторы. Ул көньяк киңлекнең 60нчы градусыннан көньяктарак, көнбатыш озынлыкның 20-80 меридианнары арасында урнашкан.
Байрак
| |
Нигезләнгән | 3 март 1962 |
---|---|
Рәсми тел | инглиз теле |
География | |
ИҖБ | Антарктик килешү территориясе |
Мәйдан | 1,709,400 км² |
Координатлар | 75°S 50°W |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | Стерлиң фунты |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
ISO 3166-1 коды | юк |
Интернет домены | юк |
Үз эченә Көньяк Шетланд утрауларын, Көньяк Оркней утрауларын, Антарктика ярымутравын, Уэддел диңгезенең яр буен һәм көньяктарак (Көньяк котыпка хәтле) урнашкан Антарктида җирләрен кертә.
Британия Антарктикасы территориясенең өлеше Чилинең территориаль дәгъвалары һәм Аргентинаның территориаль дәгъвалары белән «кисешә».