Антарктика ярымутравы

Антарктика ярымутравы (1961 елга кадәр совет һәм инглиз хариталарында Греям җире, АКШ үариталарында Палмер ярымутравы, Чили хариталарында O’Һиггинс җире, Аргентина хариталарында Сан Мартин җире дип атлаган) — Антарктида кыйтгасының бер өлеше.

Антарктика ярымутравы
69°30′0″ ю. к. 65°00'0" кб. о. (G) (T)
Иң биек ноктасы3184 м
ИлАнтарктида Антарктида
Антарктика ярымутравы (Антарктида)
 Антарктика ярымутравы Викиҗыентыкта

Ярымутрау көньяктан төньякка 1 200 километрга, көнбатыштан көныгышка якынча 200 километрга сузылган. Үзәк өлеше — 1 500-2 000 метр биеклекле бозлыклы плато; иң биек ноктасы — Җексон тавы (3184 м). Яр буенда өлешчә боздан азат тау массивлары киң таралган.

Ярымутрау климаты Антарктидада иң йомшак дип санала. Гыйнварның уртача температурасы -2…+1°С, июльнең уртача температурасы —15…-20°С. Еллык явым-төшем микъдары 100-500 мм.

Климаты йомшак булганга биредә фәнни-тикшеренү станцияләрнең Антарктидада иң тыгыз концентрациясе күзәтелә. Антарктика ярымутравы территориясенә берьюлы Чили, Аргентина һәм Бөекбритания үз дәгъваларын белдерәләр.

Галерея үзгәртү