Борһан Шаһиди урамы (Казан)
Борһан Шаһиди урамы (рус. улица Бурхана Шахиди) — Казанның Вахитов районындагы (Ям бистәсе) урам. Габдулла Тукай урамы белән киселештә башлана. Сәетгалиев урамы белән киселештә тәмамлана. Чернышевский, Таҗи Гыйззәт, Рөстәм Яхин урамнары белән кисешә. Кытай дәүләт эшлеклесе Борһан Шаһиди (1894-1989) исемен йөртә.
Төбәк | Татарстан |
---|---|
Шәһәр | Казан |
Почта индексы | 420021 һәм 420111 |
Кисеп үтә |
Рөстәм Яхин урамы, Чернышевски урамы һәм Таҗи Гыйззәт урамы |
Тарих
үзгәртүЭлекке исеме — Ухтомский урамы[1]. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары[2] белән Ухтомский урамының Вокзал алды мәйданыннан башланган өлешенә Кытай Халык Җөмһүриятенең сәяси-киңәшү шурасы рәисе урынбасары, чыгышы белән Казан губернасы Тәтеш өязе татары булган Борһан Шаһиди (1894-1989) истәлегенә аның исеме бирелгән.
Игътибарга лаек объектлар
үзгәртү- Тимер юл вокзалы
- Вокзал алды мәйданы
- Борһан Шаһиди скверы
- 7нче йорт — «Смена» заманча мәдәният үзәге
- 11/16нчы йорт — «Дон Кихот» кунакханәсе
Галерея
үзгәртү-
Казанның тимер юл вокзалы яны мәйданының Б. Шаһиди урамыннан күренеше
-
Шәһәр яны тимер юл вокзалының Б. Шаһиди урамыннан күренеше
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Переименование улиц: новые имена на табличках домов. inkazan.ru, 06.05.2013
- ↑ Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары № 1673 16.07.2005