Борис Константинович Климов (1889 елның 10 (22) мае, Казан, Казан губернасы, Россия империясе1953 елның 13 гыйнвары, Мәскәү, ССРБ) — рус һәм совет химик-технологы, профессор, химия фәннәре докторы, Беларус ССР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты (1936), ССРБ Фәннәр академиясенең Сахалин филиалы Президиумы рәисе (1951—1953).

Борис Климов
Туган 10 (22) май 1889
Казан, Россия империясе
Үлгән 13 гыйнвар 1953(1953-01-13) (63 яшь)
Мәскәү, СССР
Яшәгән урын Федосеев урамы[1]
Әлма-матер Петербургский технологический институт[d]
Эш бирүче Российский научный центр «Прикладная химия»[d], Институт природопользования НАН Беларуси[d] һәм РФА нефтехимия синтезы институты[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Борис Климов Казанда хәрби хезмәткәр гаиләсендә туган. 1913 елда Петербург технология институтын тәмамлагач, төрле химия җитештерүен җайга салу эшенә керешә. 1916 елда Рус физика-химия җәмгыятенең Хәрби-химия комитеты заводы директоры, ә 1919 елда аның базасында Дәүләт гамәли химия институты (ДГХИ) барлыкка килгәч — директор урынбасары итеп билгеләнә[2]. 1926 елдан педагогик эшчәнлеген башлый[3].

1930 елда Торф институтының Ленинград бүлегенә фәнни өлеш буенча директор урынбасары буларак күчә һәм каты ягулыкны химик эшкәртү кафедрасы профессоры итеп раслана.

1935—1945 елларда — ССРБ ФА Янучан казылма институты лабораториясе мөдире. 1945—1951 елларда — Мәскәү химия машина төзелеше институты профессоры.

1949 елда СБКФ сафына керә[3].

1951 елдан — ССРБ Фәннәр академиясенең Сахалин филиалы Президиумы рәисе, бер үк вакытта иҗтимагый эш сыйфатында өлкә тынычлык саклау комитетын җитәкли.

1953 елның 13 гыйнварында вафат була. Мәскәүдә Введено зиратының 1 нче бүлегендә җирләнгән.

Гаилә үзгәртү

  • Хатыны — Анна Владимировна, тумыштан Блюмина
  • Кызы — Милена, кияүдә Шаркова
    • Оныгы — Никита Шарков-Соллертинский (1948—2007), рәссам
    • Оныгы — Борис Шарков

Фәнни эшчәнлек үзгәртү

Беренче бөтендөнья сугышы елларында һәм соңрак аның катнашында берничә реактив җитештерү җайга салынган, алар элегрәк Россия территориясендә җитештерелмәгән: сары фосфор, фосфор ангидрид, күкертле тимер һәм башкалар. ДГХИда эшләгәндә химия һәм түбән калорияле ягулыклар технологиясе мәсьәләләре белән кызыксына һәм бу өлкәдә педагогик эш алып бара башлый.

1930 еллар башында үз эшчәнлеген химия һәм ясалма сыек ягулык технологиясе, бигрәк тә җирле ягулыкны киң куллану мәсьәләләренә багышлый. Ягулык казылма институтының лаборатория мөдире булганда ясалма сыек ягулык һәм каты ягулыктан кыйммәтле химик продуктлар алу буенча зур тикшеренү эшләре алып барган[2].

Бүләкләр үзгәртү

  • Хөрмәт Билгесе ордены (1945);
  • «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале;
  • «Мәскәүнең 800 еллыгы истәлегенә» медале (1947).

Хезмәтләр үзгәртү

  • Климов Б.К. Сырейно-красильная промышленность России. — Петербург: Науч. хим.-техн. изд-во, 1921. — 32 с.
  • Климов Б.К. Опытный завод Российского института прикладной химии и его производства. — Петроград: 1-я Гос. типография, 1922. — 23 с.
  • Климов Б.К. Новые методы термической обработки торфа. — М.: ГОНТИ, 1939. — 338 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Вся Казань. Справочная книга на 1910 годъ.Перов ташбасмаханәсе: 1910.
  2. 2,0 2,1 Биографическая справка. Центральная научная библиотека имени Якуба Коласа.
  3. 3,0 3,1 Некролог // Советский Сахалин. — 1953. — № 13. — С. 4.