Богырыслан сөйләше

Богырыслан сөйләшетатар теленең урта диалектының сөйләше, Ырынбур өлкәсенең төньяк өлешендә таралган.

Богырыслан сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Ырынбур өлкәсенең төньягы

 Классификация
Төркем:

Таралышы үзгәртү

Богырыслан сөйләше Ырынбур өлкәсенең төньяк өлешендә таралган. Революциягә кадәр административ бүленеш буенча бу территорияләр Самар губернасының Богырыслан өязенә кергән.

Үзенчәлекләре үзгәртү

Әлеге сөйләмне формалаштыруда төп рольне казан арты, тау ягы, минзәлә сөйләшләре вәкилләре уйнаган. Ул казан диалектының күрше минзәлә һәм камышлы сөйләшләре белән тыгыз элемтәдә үсә, көнбатыш диалектның шарлык сөйләшенең дә йогынтысы зур.

-кай/- кәй кечерәйткеч аффиксны актив куллану (иркәй, апакай), икеле-ысы/-есе иялек аффиксын; -малы (баш сыймалы), -ышлы (йөзек салышлы) кушымчаларын; түбәндәге туганлык терминнарын: инәй – ана, әни, бием/биана – каенана, апай/апайым — энесе яки сеңлесе, бәллү – бишек кебек сүзләрне актив кулланылышы белән аерылып тора. Богырыслан сөйләше үзенчәлекләрендә минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчалыгы белән уртаклык ачыклана.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарские говоры Оренбуржья: лексико-семантический аспект / А.Я. Хусаинова. – Казань: ИЯЛИ, 2017. – 188 с. ISBN 978-5-93091-234-0