Бланка Намюрская

Бланка Намюрская (фр. Blanche de Namur, норв. Blanka av Namur, швед. Blanka av Namur, лат. Blanca Namurcensis; 1320, Намюр, Намюр — 1363, Штенберг замогы (Норвегия корольлеге) — Дампьер нәселеннән маркграф Намюр Жан I олы кызы, кияүдә чакта — Швеция һәм Норвегия королевасы.

фр. Blanche de Namur
норв. Blanka av Namur
швед. Blanka av Namur
лат. Blanca Namurcensis
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык Норвегия
 Швеция
Титул королева-консорт[d]
Туу датасы 1320
Туу урыны Намюр[d], Бельгия
Үлем датасы 1363[3]
Үлем урыны Тёнсберг[d], Норвегия
Ата Жан I[d]
Ана Мария д’Артуа[d]
Кардәш Ги II[d], Филипп III[d], Жан II[d] һәм Гильом I[d]
Ире яки хатыны Магнус Эрикссон[d]
Балалар Эрик XII[d] һәм Хакон Магнуссон[d]
Ыруг Дом Дампьер[d]
Һөнәр төре аксөяк
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
 Бланка Намюрская Викиҗыентыкта

Урта гасырда иң билгеле норвег һәм швед королеваларының берсе. Сәяси һәм җәмәгать тормышында актив эш алып бара. Халык мөхитендә аның турында күп хикәяләр һәм җырлар иҗат ителгән.

Биографиясе үзгәртү

Иртә еллары үзгәртү

Бланка якынча 1320 еллар тирәсендә Намюрда туа. Ул Дампьерлар йортының маркграфы Намюр Жан I һәм аның хатыны — Капетинглар династиясе тармагынан Мари д'Артуаның кызы була. Атасы буенча ул Фландрия графлары, анасы ягыннан — Франция корольләре чыгышынан була.

Үзенең бала чагын Фландриядә графлар резиденциясендә Винендейл сараенда үткәрә, биредә принцессага ярашлы яхшы белем ала.

Магнус Эрикссон, Норвегия һәм Швеция короле, маркграф Намюр кызының матурлыгы турында ишетеп, 1334 елның июнендә аны шәхси сората. Аңа ризалык белән җавап бирәләр. 1335 елның августында никахлашкан принцесса Швециягә китә.

Норвегия һәм Швеция королевасы үзгәртү

1335 елның октябрь яки ноябрь башында, Бохус замогында туй үтә. Туй бүләге сыйфатында Бланка иреннән Норвегиядагы Тёнсберг провинциясен, Швециядәге Лёдёсты һәм Хизинген утравындагы Линдхольмен замогын ала. 1353 елда Тенсбергны Бохус,Марстранд, Эльфсиссель, Ранрика һәм Боргарсисселга алмаштыра.

1336 елның 24 июнендә (21 июль) Стокгольмда Бөек чиркәүдә Бланка Норвегиянең, Швециянең һәм Сконеның королевасы дип билгеләнә. Киләсе елда ул беренче баласын таба.

Иренең идарә итү вакыты ике корольлектә дә икътисади һәм сәяси тотнаксызлык вакытына туры килә. 1355 елда аларның олы улы, Швеция тәхет варисы булырга тиеш Эрик, кече абые Хакон инде Норвегиянең короле булган дип, дәүләт күтәрелеше оештыра. Ул Швециядәге хакимлекне законсыз рәвештә тартып ала һәм Дания белән сугышка әзерләнә башлый, әммә гаҗәп шартларда кинәт үлеп китә. Аны хатыны белән әнисе агулап үтергән, дигән сүзләр барлыкка килә.

Патшабикә Бланка акыллы гына түгел, ә матур хатын-кыз булган дип күрсәтә хәзерге заман чыганаклары. Әммә тере чагындагы аның бер сүрәте дә сакланмаган. Бланка Намюрская швед короле сараенда сәнгатькә дәрт уята, шагыйрь һәм рәссамнарны сарайга китерә. Билгеле булуынча, күпмедер вакыт королеваның фрейлинасы булып билгеле изге Бригитта Шведская була.

Үлеме үзгәртү

1363 елның апрелендә кече улының туеннан соң патшабикә Бланка, фаразлаулар буенча Тенсбергта вафат була. Мәрхүмнең вакыты һәм җирләнгән урыны әлегә кадәр билгеләнмәгән. Васыятенә карата, патшабикә Вадстен аббатлыгында җирләнгән булырга тиеш.

Никахы һәм нәселе үзгәртү

 
А. Эдельфельт. «Патшабикә Бланка» (1877).

1335 елның октябрендә — ноябрь башында Бланка Намюрская Швеция короле Магнус II, Норвегия короле Магнус VII, Седерманландский улы Эрик Магнуссен һәм принцесса Ингеборга Норвежскаяның уллары Магнус Эрикссонга (1316 -1.12.1374) кияүгә чыга. Бу никахтан биш бала туа. Өч кыз, исемнәре билгесез, бала вакытларында вафат булалар һәм Ас аббатлыгында җирләнәләр. Ике улы гына исән кала:

  • принц Эрик Норвежский һәм Шведский(1339 — 21.06.1359), Швециянең булачак короле Эрик XII 1356 елда Изге Рим империясы императоры Людовик IV кызы принцесса Беатрисе Баварская (1344 — 25.12.1359) белән никахлаша;
  • принц Хакон Шведский һәм Норвежский (1340 — 11.09.1380), Хакон II исемендә Швециянең һәм Хакон VI исемендә Норвегиянең булачак короле, 1363 елда Дания короле Вальдемар IV Аттердагтың кызы принцесса Маргарита Датскаяга (1353 — 28.10.1412) өйләнә.

Мәдәнияттә үзгәртү

Балалар өчен швед халык җырларының берсе «Rida, rida heter hästen Blanka ranka» (Бланка исемендәге аткай, йөрт мине, йөрт өстеңә утыртып) Альберт Эдельфельт «Королева Бланка» дип аталган билгеле картинасын язуга дәртләнә (1877). Анда патшабикә төпчек улы Хаконны тубыгына утыртып сикертеп утырган кияфәттә сүрәтләнә.

Королеваның исемен билгеле сыра компаниясе Брассери дю Бок йөртә.

Сылтамалар үзгәртү

  1. BiographySampo
  2. Kansallisbiografia / мөхәррир M. KlingeSuomalaisen Kirjallisuuden Seura, Suomen Historiallinen Seura. — ISSN 1799-4349
  3. Blanka — 1917.