Викибирелмәләрнең буш элементы

Благоверие (туры мәгънәдә "Яхшы Дин") яки Рус Зәрдөштлеге ул Россиядә практикаланган Зәрдөштлек юнәлеше. Ул 1990-ынчы елларда Павел Глоба әфәнде йогынтысында Санкт-Петербургта гадәттә дин тарафдарлары арасында гаилә корган Иран Атәшпәрәстләреннән бәйсез хәрәкәт буларак барлыкка килгән. [1] 2000-енче елларда аңа Мәскәүдән Иран каһине Камран Җамшиди башлаган башка җәмәгать кушылган булган.[2] Хәрәкәт Родноверлар (Славян Яңа мәҗүсилеге) белән тыгыз бәйләнешләргә ия.[3]

Тарих үзгәртү

Зәрдөштлек җәмәгать берлеге буенча Россиядә 1990-ынчы елларда барлыкка килгән, гадәттә Иранда һәм Һиндстанда булган традицион Зәрдөштлек җәмәгатьләрнең дин тарафдарлары арасында гаилә кору асылына карамастан, Россияннар үзләре тарафыннан нигезләнгән булган. Беренче Зәрдөштлек оешмасы "Авеста Астрология Мәктәбе" (кыскартылган рәвештә "АША"), бу Арта буларак мәгълүм борынгы текстларда Галәм гармониясенең уртаклыгын билгеләүче Фарсы теле сүзе, Павел Павел улы Глоба тарафыннан 1990-ынчы елларда нигезләнгән булган һәм Россиядә һәм аннан тыш уникешәрләгән тармаклар ачкан. Глоба Авеста астрологиясен 1970-енче еллардан бирле өйрәткән һәм 1990-ынчы елларда ул тема буенча дәүләт тарафыннан танылган белгеч булган. Глоба әфәнде үзен төньяк-көнбатыш Ираннан Зурванизм (Зурванны ягъни "Вакыт"ны һәм "Бөтен"не иң олы Ходай буларак караган Зәрдөштлек юнәлеше) сызыгы варисы дип раслый, мөгаен, бу традиция аңа карт әбисе һәм әнисе буенча дәү әтисе Иван Н. Гантимуров аша күчкән.[4][5]
Глобаның кайбер өйрәнчекләре аның үзе тарафыннан каһинлеккә (хорбад) инициацияләнгән булган.[6] 1994 елда Глоба әфәнденең тарафдарлары тарафыннан "Санкт-Петербургның Зәрдөштлек Җәмгыяте" нигезләнгән һәм рәсми теркәлгән булган. Оешма Митра журналын һәм Тири яңалык бюллетенен нәшер итә. Алар тәкъдим иткән Зәрдөштлек диннең традицион Зәрдөштлек җәмәгатьләре арасында юри кабатлый торган адаптациясе. Бу реконструкция әһәмияткә ия үзгәрешләрне кертә; мисал өчен инициацияләнгәннәр тарафыннан билләренә уратылган шнурлар иң элек традициядә кебек ак йон шнурлар түгел, ә өч төсле шнурлар —сары, кызыл һәм зәңгәр – Глоба буенча Зурванның өч төсе.[7]
2001 елдан биле, Иран килеп чыгышлы каһин Камран Җамшиди Минскта яңа Авеста астрологларны инициацияләгән һәм Россия алар өчен дәгъва кыры булып киткән. Бу яңа дәгъвачыллар йогынтысы астында Мәскәүдә 2005 елда башка оешма нигезләнгән булган "Рус Анджоманы" (Русский Анджоман; анджоман "җыелыш" мәгънәсендә Фарсы теле сүзе). Алар Зәрдөштлекне билгеләү өчен рус теле төшенчәсен "Благоверие"не кулланалар (туры мәгънәдә "Яхшы Дин").[2]

Родноверлар һәм Рерих тәгълиматы тарафдарлары белән мөнәсәбәтләр үзгәртү

Булсын Санкт-Петербург, я Мәскәү хәрәкәте Рус Зәрдөштлек җәмәгатьләре Зәрдөштлекнең Рус килеп чыгышлы һәм аның эзләренең Славян фольклорында сакланганын ассызыклыйлар. Бу Родноверие (Славян яңа мәҗүсилеге) һәм иң элек Родновер идеологлары Анатолий Ивановның сөйләвенә параллель булып тора, ул карашларын “Зәрдөштлек тарафдарныкы” һәм “Авестаныкы” дип билгеләгән. Зәрдөштлек Михаил Стаусберг һәм Анна Тессманн галимнәре тарафыннан Родновер җәмәгате белән “даими бәхәс темасы” дип тасвирланган булган. Родноверлар һәм Рерих тәгълиматы тарафдарлары белән очракта кебек, Аркаим урыны Рус Атәшпәрәстләре/Благоверлары өчен гаять зур әһәмияткә ия, чөнки анда "Арий пәйгамбәре" Зәрдөшт туган һәм яшәгән булган.
Бу хәрәкәтләр буенча Россиянең көньяк Урал төбәге барлык Ведик белем балкышының үзәге булган.[8] Аркаимны ачу Прото-Индо-Европалыларның иң элек Ватаны турында бәхәскә дәрт өстәгән, һәм аның фараз ителгән урыны итеп үзәк Евразия күрсәтелгән.[9] Аркаим һәм киңрәк археологик төбәк "Арийларның иле", монархик типтагы дәүләтчелек үзәге һәм ахыр чиктә Галәм белән гармониядә яңа рухи цивилизациянең моделе итеп тәкъдим ителгән булган.
Аркаим рәсми рәвештә Россиянең "дәүләт һәм рухи изге урыны" булып билгеләнгән булган.[10] Россия Президенты Владимир Путин урынга 2005 елда зиярәт кылган һәм баш археолог Геннадий Жданович белән шәхсән очрашкан.[11] Зиярәт Россия матбугаты тарафыннан күп игътибар җәлеп иткән. Алар Аркаимны "Азия һәм өлешчә Европаның хәзерге заман кешеләрнең күпчелегенең Ватаны" дип тәкъдим иткәннәр. Жданович Аркаимны Президентка мөмкин булган "Россиянең милли фикере" дип тәкъдим иткән, бу цивилизациянең яңа фикере, аны галим Виктор Шнирельман эшләрендә the "Russian idea" дип атый.[12] 2007 елда Иран дәүләт массакүләм чаралары белән интервью барышында Путин үзе Зәрдөштлек Урал төбәгенең көньяк өлешендә килеп чыккан һәм ул барлык төп дөнья дини системаларның нигезе дип игълан иткән.[13]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Stausberg, Tessmann, 449–452 битләр.
  2. 2,0 2,1 Stausberg, Tessmann, 453 бит.
  3. Stausberg, Tessmann, 454–455 битләр.
  4. Styopina, 2005, 327–330 битләр.
  5. Stausberg, Tessmann, 449–450 битләр.
  6. Stausberg, Tessmann, 451 бит.
  7. Stausberg, Tessmann, 452 бит.
  8. Shnirelman, 1998, 37 бит.
  9. Shnirelman, 1998, 33–34 битләр.
  10. Shnirelman, 1998, 35 бит.
  11. Shnirelman, 2012, 27–28 битләр.
  12. Shnirelman, 1998, 36 бит.
  13. Интервью Иранскому Гостелерадио и информационному агентству "ИРНА". President of Russia (Президент России) official website (16 October 2007).

Цитаталар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү