Еруслан Лазаревич

Ерусла́н Ла́заревич (Руслан, Уруслан Залазарович) — борынгы рус китап әкият повесте һәм фольклор каһарманы[1]. Еруслан Лазаревич турында әкият, яшь һәм бик матур баһадирның күпсанлы гаскәри һәм мәхәббәт йөрүләре турында сөйләп, һәм лубокка күчеп, халыкта киң таралган. Аның йогынтысын Илья Муромец турында былиналарны янә сөйләүләрендә күреп була .

Еруслан Лазаревич
Сурәт
Җенес ир-ат
 Еруслан Лазаревич Викиҗыентыкта
Данлы көчле һәм кыю витязь Еруслан Лазаревич Могъҗиза бөек еланга атланып бара. Лубок

Хикәяләрнең нигезләре үзгәртү

Еруслан Лазаревичның исеме һәм кайбер сюжетлар (каһарман аты Арашны эзләү — Рахш белән чагышт., Ерусланның улы белән сугышы) Рөстәм турында борынгы фарсы эпосына («Шаһнамә») барып тоташа). Иран эпосы мотивлары төрки уртачылыгы белән алынган булган: Арслан («арслан», русча: Руслан) — Рөстәмнең төрки кушаматы, Ерусланның әтисе Залазар — Рөстәмнең әтисе Заль-зар[1].

Каһарман сәяхәтләрендә Еруслан Лазаревич төрле көндәшләр белән көрәшкә керә: башка каһарманнар белән, куркыныч җанварлар (шул исәптән корбанга патша кызы бирелергә тиеш өч башлы елан белән), дошман гаскәрләре белән.

Хикәядә рус каһарманы Иван белән очрашу, аның белән сугышуы, шуннан соң булган татулашу һәм Феодул еланның кызы Кандаула Феодуловнага ирешүдә ярдәм турында; Ерусланның матур царевналар белән очрашуы, алып-сакчы Ивашка белән турында; принцесса Анастасия Вахрамеевнаның сакчы еланы белән сугыш турында; Кояш асты шәһәре царевнасына өйләнү һ.б. турында сөйләнә. Эти похождения Ерусланның бу сәяхәтләре Иран Рөстәме сәяхәтләрендә туры тәңгәл килүләренә ия булмыйча, параллельләрен башка көнчыгыш әкиятләрендә таба.

Еруслан Лазаревич турында әкият былиналар тарихы һәм Илья Муромец турында әкиятләр тарихы өчен зур кызыкка ия. Бер яктан, Муром каһарманының кайбер сәяхәтләре нигезендә Еруслан Лазаревич турында әкияткә кергән шул ук мотивлар ята. Шулай, Ильяның Сандугач-юлбасар белән очрашуы, Киевка килүе һәм кенәз Владимир белән мөнәсәбәтләр Еруслан Лазаревичның Ивашка каһарман белән очрашуын һәм Далмат патшага килүен искә төшерә; встреча Ильяның королевична белән очрашуы Ерусланның матур царевналар белән очрашуы белән тәңгәл китерелергә мөмкин; шуннан соң ике каһарман танымыйча уллары белән сугыша һ.б. Башка яктан, кайбер былиналарга һәм аеруча ы и особенно сказки об Илья Муромец турында әкиятләргә лубок, халыкта таралган Еруслан Лазаревич турында әкият туры йогынты ясаган.

Нәшер ителүе үзгәртү

Еруслан Лазаревич турында әкият беренче мәртәбә Н. С. Тихонравов тарафыннан, Ундольский кулъязмасы буенча[2], һәм Погодин древлехранилище кулъязмасы буенча Н. Костомаров тарафыннан нәшер ителгән булган[3]. Лубок тышлык әкияте Д. И. Ровинский тарафыннан нәшер ителгән булган[4]. XVII гасыр әкиятенең ике язып куелуы аны ике мөхәррирләүдә тәкъдим итә, алардан Ундольский исемлеге мөхәррирләве кыйммәтлерәк дип санала; ул Уруслан дип аталган каһарманның аерым маҗаралары арасында күбрәк мантыйк бәйлелегенә ия, һәм катнашучы шәхесләрнең кайбер исемнәрен күбрәк чисталыкта саклап калган.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Мелетинский, 1990
  2. «Летописи русской литературы», т. II, отд. II, М., 1859
  3. «Памятники старины русской литературы», вып. II, 1880
  4. Ровинский Д. А. Народные русские картинки. СПб., 1881. Т. I, с. 51; Т. V, с. 115. // Открытая русская электронная библиотека

Сылтамалар үзгәртү