Билалетдин Габиди

мулла

Билалетдин Габид улы Габиди (1841 елның 20 мае, РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Олы Яңасала волосте, Иске Казиле (Суыксу) авылы — 1918 елның 14 октябре, РСФСР, Казан) — дин әһеле, мөгаллим, Бишбалта бистәсе мәчете имам-хатыйбы һәм мөдәррисе (1918 елга кадәр).

Билалетдин Габиди
Туган телдә исем Билалетдин Габид улы Габиди
Туган 20 май 1841(1841-05-20)
Иске Казиле (Суыксу) авылы, Тәтеш өязе, Казан губернасы (хәзерге Кама Тамагы районы, Татарстан Республикасы)
Үлгән 14 октябрь 1918(1918-10-14) (77 яшь)
Казан шәһәре
Күмү урыны Бишбалта бистәсе зираты
Яшәгән урын Зур урам[1]
Милләт татар
Һөнәре дин әһеле, мөгаллим

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Билалетдин Габид улы Габиди 1841 елның 20 маенда Тәтеш өязе Олы Яңасала волосте (хәзерге Кама Тамагы районы) Иске Казиле (Суыксу) авылында дөньяга килгән. Ул Казандагы Хәммад Халиди мәдрәсәсендә гыйлем туплап, 1874 елның 3 маенда указ (№ 3143) алганнан соң, Бишбалта бистәсе мәчетендә ярты гасырга якын, ягъни 1918 елга кадәр имам-хатыйб һәм мөдәррис вазыйфаларын башкарган.
Билалетдин мулланың атасы Габид хәзрәт шул ук Суыксу авылында казыйлык һәм муллалык вазыйфаларын башкарган.

Шәҗәрәсе үзгәртү

1762 һәм 1834 елгы ревизияләр нигезендә тарихчы А. М. Гайнетдинов[2] Б. Габидинең шәҗәрәсен ачыклаган: Билаледдин бине Габид (1785 елда туган) бине Минкә (1768 елгы) бине Ягъкуб (1724 елда туган) бине Малидәр (1703 елгы) бине Нәказин (1672 елда туган).

Бишбалта мәчете мәдрәсәсе үзгәртү

Хәзрәтнең улы Исмәгыйль дә, Казандагы Хәммад хәзрәт Халиди мәдрәсәсендә укып, 1914 елның 20 гыйнварында указ (№ 428) алганнан соң, атасы хезмәт куйган мәчеткә мулла итеп билгеләнгән. Б. Габидинең җәдитчелек хәрәкәтендә шулай актив катнашуына бер дә каршылык күрсәтмәгән, киресенчә, аңа һәрвакыт таяныч, терәк булган. Шундый акыллы, фидакарь, олуг шәхес тәрбияләп үстерә алган Билалетдин хәзрәтнең үзен дә, һичшиксез, җәдидче итеп санарга мөмкин. Официаль документларда[чыганагы?] әлеге мулланың мәдрәсәсе кадими буларак күрсәтелсә дә, чынлыкта, анда җәдидчелек һәм дини реформаторлык рухында укытканнар. Кабер ташында Б. Габиди «шәех» дип күрсәтелсә дә, аның суфичылык сектасы белән бернинди бәйләнеше юк, бу – олылау йөзеннән әйтелә торган сүз.

Б. Габиди 1918 елның 14 октябрендә вафат булып, Казанның Бишбалта бистәсе зиратында җирләнгән.

Чыганаклар үзгәртү

  • Гайнетдинов А. М. Казанның Бишбалта бистәсе эпиграфик истәлекләре. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2018. – 68 б.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Вся Казань. Справочная книга на 1910 годъ.Перов ташбасмаханәсе: 1910.
  2. Гайнутдинов Айдар Марсилевич. 2021 елның 4 март көнендә архивланган. татаровед.рф