Бернадетт Сель (Сейл, мадьярса  Szél Bernadett, тумыштан Надь, 9 март 1977, Печ, Маҗарстан)[2] — венгр иктисадчысы һәм сәясәтчесе. «Сәясәт башка булырга мөмкин» (Lehet Más a Politika; LMP) партиясенең рәистәше, 2013—2018 елларда 2012 елдан Венгрия милли җыелышы әгъзасы һәм премьер-министрга фирка кандидаты[3].

Бернадетт Сель
Туган телдә исем маҗар. Szél Bernadett
Туган 9 март 1977(1977-03-09) (46 яшь)
Печ, Маҗарстан
Ватандашлыгы  Маҗарстан
Әлма-матер Университет Корвина[d]
Һөнәре икътисадчы, сәясәтче
Сәяси фирка LMP — Зелёная партия Венгрии[d][1] һәм бәйсез[d][1]
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә докторы[d] (2011)

 Бернадетт Сель Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Сель 1977 елның 9 мартында Печ шәһәрендә туган. Залаэгерсегта Миклош Зринья исемендәге гимназияне тәмамлый. 2000 елда Корвин Университетын тәмамлый (халыкара мөнәсәбәтләр)[4] анда 2011 елда фәлсәфә докторы дәрәҗәсен ала[5].

2000 һәм 2002 елларда Phillip Morris компаниясендә корпоратив мәсьәләләр буенча департаментта эшли. Моннан соң эшкә җәмәгать секторына күчә, 2002 елның мартыннан алып июленә кадәр «Сыену урыны — мигрантларга ярдам берләшмәсе» хокук саклау оешмасының җитәкчесе була[6]. 2002 елның сентябреннән өч ел дәвамында Венгрия Фәннәр академиясенең гыйльми хезмәткәре була. 2006 елдан венгр Үзәк статистика идаралыгында эшли, шулай ук Аурупа берлеге докладчысы буларак чыгыш ясый.

Аның фәнни кызыксыну сферасы гаилә социологиясе, гаилә сәясәте һәм дәүләт потенциалы. Берничә гыйльми коллектив әгъзасы булып тора, шулай ук венгр һәм халыкара проектларда катнаша. Инглиз һәм немец телендә иркен сөйләшә. Әлеге вакытта ул Будакесида ире һәм ике кызы белән яши.

Сәяси карьерасы үзгәртү

Сель үзенең сәяси карьерасын сул үзәк Гуманистик партияда башлый. Яңа яшел «Сәясәт башка булырга мөмкин» фиркасе төзелгәннән соң 2010 елда аңа күчә. 2010 елда Венгрия парламентының сайлауларында кандидатлык була. 2010 елда урындагы сайлауларда Будакеси мэры креслосы өчен көрәшә, 10,89% тавыш җыя[7].

Сель 2012 елның 13 февралендә 1 февральдә отставкага киткән коллегасы Вираг Кауферны алмаштырып, парламент әгъзасы була[8]. 20 февральдә хезмәт һәм мәшгульлек буенча комитет әгъзасы итеп сайлана, ә аннары 2013 елның 23 сентябрендә яшьләр эшләре, социаль, торак һәм гаилә эшләре буенча комитет әгъзасы, тотрыклы үсеш буенча рәис урынбасары була.

Җыелышның сигез әгъзасы яңа «Венгрия өчен диалог» партиясен төзү өчен киткәннән соң LMP парламент группасы таркалгач, 2013 елның февраленнән сентябрьгә кадәр азат депутат булып исәпләнә[9]. Бернадетт Сель һәм Андраш Шиффер 2013 елның 24 мартында партиянең съезында яңа рәистәш итеп сайлана[10].

2013 елның сентябрендә парламент дебатлары барышында Сель әйләнә тирә мохит мәсьәләләре буенча дәүләт секретары Золтан Иллешка Румыниядагы Roșia Montană проекты турында сорау бирә, ул аның адресына карата кәмсетеп җавап бирә (башлыча «сез матур икән, сез акыллы дигәнне әле аңлатмый»[11]), соңрак аннан гафу үтенә.

Сель 2014 елда парламент сайлауларында LMP гомуми милли исемлек буенча парламент әгъзасы булып яңадан сайлана, 6 майда милли иминлек мәсьәләләре буенча комитеты әгъзасы булып китә. Эржебет Шмукның отставкасыннан соң 2017 елның 16 февралендә үз партиясенең парламент группасы лидеры булып сайлана[12]. 2017 елның сентябрендә, Бернадетт Сель киләсе 2018 елгы парламент сайлауларында премьер-министр вазифасына фирка кандидаты итеп тәкъдим ителә. Анда калган кандидатларны узып, Пешт округларының берсе буенча сайлана.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Национальное собрание Венгрии Parliamentary Information System
  2. Biography. Országgyűlés.
  3. Register. Országgyűlés.
  4. Oktatói önéletrajz megjelenítő.
  5. A párkapcsolati összetartást segítő minták elemzése = Patterns supporting partnership cohesion. uni-corvinus.hu.
  6. Szél Bernadett szakmai önéletrajz, 2006. február (недоступная ссылка). Дата обращения: 17 сентября 2018. Архивировано 27 сентября 2013 года.
  7. Budakeszi települési választás eredményei.
  8. Távozik a parlamentből Kaufer Virág (венг.) (неопр.) ?. Origo.hu (3 января 2012). Дата обращения: 8 января 2013.
  9. Eight breakaway LMP lawmakers to sit as independents (2013-02-11). әлеге чыганактан 2014-09-12 архивланды. 2013-02-08 тикшерелгән.
  10. Szél Bernadett és Schiffer András az LMP két társelnöke (2013-03-24). 2013-03-24 тикшерелгән.
  11. Ministers behaving badly: Illés, Fidesz apologize (2013-09-12). 2013-09-27 тикшерелгән.
  12. Szél Bernadett lett az LMP frakcióvezetője (венг.) (неопр.) ?.Index (30 января 2017). Дата обращения: 4 апреля 2017.