Белорет районы татар авыллары

Белорет районы (баш. Белорет районы, рус. Белорецкий район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Башкортстанның көнчыгышында урнашкан.

Белорет районы

Районда барлыгы 100 авыл бар. Биредә татар авыллары юк, тик кечкенә генә Ерматау авылында татарлар күпчелекне тәшкил итә.[1] 1930 елдан репрессияләнүчеләр өчен махсус бистә буларак билгеләнә, 2005 елдан — авыл. 18-19 фатирлы баракларда берничә дистә кулак гаиләсе яшәгән. Балаларны яңадан тәрбияләү максатыннан 4 бүлмәле йортларга ата‑аналарыннан («халык дошманнарыннан») аерым урнаштырганнар. Мәктәп, кибет һәм мунча өчен бараклар төзелә (төп төзелеш материалы — саман була). Сугыш башында поселокка Сәрмәннән балалар йортын күчергәннәр, анда Ленинградтан 300 бала китергәннәр.[2] 1969 елда 502 кеше яшәгән.[3]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
  2. Ермотаево. Башкорт энциклопедиясе.
  3. Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: с. 348—430.