Баян Ситдыйков

медицина фәннәре докторы

Ситдыйков Баян Гариф улы (рус. Ситдиков Баян Гарифович; 14 гыйнвар (27 гыйнвар) 1916 ел) — 11 сентябрь 1979 ел) — галим-фармаколог. Бөек Ватан сугышында катнашучы[2], медицина хезмәте полковнигы. Медицина фәннәре докторы (1969), профессор (1971). Кызыл Йолдыз ордены кавалеры.

Баян Ситдыйков
Туган 27 гыйнвар 1916(1916-01-27)[1]
Кандра, Туймазы районы
Үлгән 11 сентябрь 1979(1979-09-11)[1] (63 яшь)
Чиләбе, РСФСР, СССР[1]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 РСФСР[d]
 СССР
Һөнәре галим

Биографиясе үзгәртү

Баян Гариф улы Ситдыйков 1916 елның 14 (27) гыйнварында хәзерге Башкортстан Республикасының Туймазы районы Кандра станциясе бистәсендә туган.

1939 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый. 1939 елдан 1946 елга кадәр Ерак Көнчыгышта регуляр хәрби частьларда медицина взводы командиры, медицина хезмәте батальоны начальнигы булып хезмәт итә.

1946-1969 елларда Чиләбе дәүләт медицина институтының хәрби кафедрасында өлкән укытучысы, 1970 елдан профессор, 1973-1979 елларда фармакология кафедрасы мөдире.

Ситдыйков Б. Г. «Эксперименталь терапия һәм үпкәнең дисфоген шеше патогенезы мәсьәләләре» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Докторлык диссертациясе һәм аннан соңгы гыйльми тикшеренүләр темасы — үпкә токсин тәэсирендә шешкән очракларда кулланылган терапия ысулларын эзләү.

Баян Гариф улы 140 гыйльми хезмәт авторы. Аның җитәкчелегендә фармакология кафедрасы белгечләре токсикология, шул исәптән хәрби токсикология проблемаларын хәл итү юлларын өйрәнү белән шөгыльләнә.

Галим 1979 елның 11 сентябрендә Чиләбедә вафат була, кала зыяратында җирләнгән[3].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Кызыл Йолдыз ордены;
  • «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале;;
  • «Японияне җиңгән өчен» медале;
  • «Яуда күрсәткән батырлыклары өчен» медале;[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 https://web.archive.org/web/20210821043935/http://www.chelsma.ru/nodes/16318/
  2. http://chel-portal.ru/enc/Sitdikov_Bayan_Garifovich
  3. http://www.chelsma.ru/nodes/16318/ 2021 елның 21 август көнендә архивланган.
  4. http://www.chelsma.ru/nodes/16318/ 2021 елның 21 август көнендә архивланган.

Сылтамалар үзгәртү