Башкорт теленең диалектлары

Башкорт теленең диалектлары — башкорт теленең сөйләшләре үзенчәлекләрен берләштерүче өлеше.

Башкорт теленең диалектлары
Татар, чуаш, башкорт телләре диалектлары таралышы

Башкорт телендә ике диалект бар:

Кайсы вакыт башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты аерым каралса да, күпчелек тел галимнәре бу диалект сөйләшләрен татар теленең урта диалекты дип күрсәтәләр.

Һәрбер диалект сөйләшләрдән тора. Диалекттагы сүзләрнең күбесен гомуми башкорт телене хас сүзләр тәшкил итә. Бер диалект вәкиле икенче диалект вәкиле белән иркен аралаша ала. Шулай да аерым диалектка яки сөйләшләргә генә хас сүзләр бар. Диалектларга гына хас сүзләр «диалект лексикасы» дип атала.

Фәнни башкорт диалектологиясе XIX гасырның икенче яртысына XX гасыр башына карый, ул вакытта башкорт теле диалектларының беренче классификацияләре эшләнә. Башкорт теле диалектларын классификацияләү нигезендә күплек сан аффиксларының фонетик аермалары ята.

В. В. Радлов «Төньяк төрки телләр фонетикасы» дигән хезмәтендә (1882) башкорт тел диалектында дала башкортлары (-лар) һәм тау башкортлары диалекты (-тар) булуын күрсәтә.

А. Г. Бессонов «Башкортлар өчен әлифба» эшендә (1907) көньяк-кКөнчыгыш (-лар) һәм төньяк-көнчыгыш (-тар) диалектларын аерып чыгара.

1955 елда Т. Г. Баишевның «Әдәби телгә карата аларның мөнәсәбәтендә башкорт диалектлары» (1955) монографиясендә әдәби телнең һәм диалектларның телнең лик, фонетик һәм морфологик дәрәҗәләрендәге үзара бәйләнеше мәсьәләләре карала; тел билгеләре комплексын исәпкә алып, ул 3 диалектны аерып чыгара, ул анда көнбатыш диалектны өсти.

Совет лингвисты-тюркологы һәм башкорт тел белеменә нигез салучы Җ.Г.Киекбаев Т. Г. Баишевның төньяк-көнбатыш башкорт теленең башкорт теле диалект системасына кертүенә принципиаль каршы була. Төп аргумент итеп ул төньяк-көнбатыш башкортларының татар телен туган тел дип тану фактын саный, татар теле монда мәктәп белем бирүендә рәсми тел булып тора, шулай ук җирле татар һәм башкорт халкының мәдәни-массакүләм, административ-хуҗалык эшчәнлегендә кулланыла дип яза.[1][2]

Совет тел белгечләре Нәгыйм Ишбулатов һәм Талмас Гарипов төньяк-көнбатыш сөйләшендә башкорт теленең үзенчәлекле билгеләре булмавын күрсәтәләр һәм аларны татар теленең урта диалектына кертәләр.[3][4]

Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш Башкортстан сөйләмнәрен өйрәнгән татар галиме Әнвәр Әфләтунов бу территориядә типтәрләр, татарлар, башкортлар, яңа башкортларның сөйләмнәре бер-берсеннән аерылып тормый, татар әдәби теленә якын дип күрсәтә.[5]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Миржанова С.Ф. Южный диалект башкирского языка (в сравнительно-историческом освещении). Дисс. на соискание уч. степени доктор филологических наук. Уфа, 1983..
  2. Киекбаев Ж. Г. Башқорт диалекттәре һәм уларҙың тарихенә қысқаса инеш // Ғилми язмалар. III сыгарылыш. Башқорт филол. сер., № 2. Өфө, 1958.
  3. Гарипов Т. М. Об изучении разговорной речи западных башкир (К постановке проблемы) // Башкирский диалектологический сборник. Уфа, 1959. С. 40-52.
  4. Ишбулатов Н. Х. Диалекты и говоры башкирского языка // Вопросы башкирского языкознания. Уфа: Изд-во вост. лит-ры, 1972. С. 52-130.
  5. Әфләтунов Ә. Ш. БАССРның көнбатыш, көньяк-көнбатыш өлешендә яшәүче татарлар сөйләшенең тел үзенчәлекләре: дис. … канд. филол. наук. Казан, 1960.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү