Таһир Баишев
Таһир Баишев (Таһир Галләм улы Баишев, 15 август 1886, Иске Хәлил[d], Зылатаус өязе, Уфа губернасы, Россия империясе — 19 март 1974 (87 яшь), Уфа, РСФСР, СССР) — телләр белгече, төркиятче, филология фәннәре кандидаты, башкорт теленең диалектологиясе, лексикологиясе һәм терминологиясе өлкәләрендә белгеч.
Таһир Баишев | |
---|---|
Туган | 15 август 1886 Иске Хәлил[d], Зылатаус өязе, Уфа губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 19 март 1974 (87 яшь) Уфа, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре кандидаты[d] |
1950 елларда Башкортстан татарлары телен башкорт теленең диалекты итеп атаган беренче шәхес. Бу теориясен республиканың иң күренекле галимнәре (Җ.Киекбаев, Ә.Юлдашев, Б.Юлдашбаев) уйдырма буларак сыйфатлый.
Шуннан Т.Баишев бу «фәнни ачыш»ына таянып КПСС ҮКка хатлар яза башлый: татар телендә чыгучы «Кызыл таң» гәзитен, университетның татар теле бүлеген ябу, республиканың мәдәният өлкәсеннән татарларны сөрү буенча.[1][2]