Баркылдыклар (миләш чыпчыклары, лат. Turdus) — чыпчыксыманнар отрядыныннан баркылдык кошлар семьялыгының кошлар ыругы. 62 төр. Гәүдә озынлыгы 20–25 см.

Баркылдыклар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Turdus L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг ыру[1][2][4][…]
Югарырак таксон Баркылдык кошлар[1]
Таксонның халык атамасы Lysters, سمنة, Qaratoyuq, Дрозды, drozd, Drossel, Drosseln, Thrush, Turdoj, Mirlo, tordo, zorzal, Rästas, توکای حقیقی, Rastaat, Grive, Lysters, Korochire, Կեռնեխներ, Eiginlegir þrestir, ツグミ属, Strazdai, Mežastrazdi, Лагы, Тырдаз, Echte lijsters, Yukris, Дрозды, Чаччыгыныардар уустара, Drozd, Dröiselke, Баркылдыклар, Дрізд һәм 鶇屬
Ареал таксона Бразилия
Ссылка на авторов таксона Linnaeus, 1758[5]
 Баркылдыклар Викиҗыентыкта

Европа, Азия һәм Америкада таралган, Яңа Зеландиягә китергәннәр. Кышын төньяк төрләре зур өерләргә җыелып көньякка очып китәләр.

Бөҗәқләр, үрмәкүчләр, суалчаннар, моллюсклар, җиләкләр белән тукланалар.

Россия һәм Татарстанда очрый торган төрләр: ак кашлы баркылдык (Turdus iliacus), баркылдык (Turdus viscivorus), миләш баркылдыгы (Turdus pilaris), кара баркылдык (Turdus merula) һәм сайрар баркылдык (Turdus philomelos). Ахыргы ике төр яхшы сайрый.


  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 1998.
  2. 2,0 2,1 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  4. IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2
  5. https://biodiversity.org.au/afd/taxa/Turdus