Байрак көне (Аргентина)

Байрак көне (Аргентина байрагы, исп. Dia de la Bandera) — Аргентинаның милли бәйрәме, дәүләтнең төп милли символларының берсе — Аргентина байрагына багышлана. Бәйрәм Аргентина Республикасында һәр елны 20 июньдә үткәрелә[1].

Байрак көне (Аргентина)
Байрак көне (Аргентина)
Кабул ителү урыны Аргентина
Сыйфат рәсми бәйрәм
Дата 20 июнь
Кагылышы Аргентина байрагы халкы

Милли байрак көнен билгеләп үтү датасы очраклы сайланылмый. 1820 елның 20 июнендә Аргентинаның милли батыры, адвокат, сәясәтче, 1812 елда республика байрагы буларак кабул ителгән ак һәм ачык зәңгәр байрак сурәте авторы Мануэль Хосе Хоакин дель Корасон де Хесус Бельграно (ул тәкъдим иткән сурәттә байрак горинзонталь тәртиптә урнашкан тигез өч төстән тора. Өске һәм аскы өлешләре ачык зәңгәр төстә, үзәгендә ак төс) вафат була. Бәйрәм 1938 елда Аргентина Президенты Роберто Мария Ортиса боерыгы нигезендә беренче тапкыр үткәрелә.

"Байрак көне"н бәйрәм итү үзәге булып илнең көнчыгышында Санта-Фе провинциясендә урнашкан Росарио шәһәре тора. Бу җирлектә беренче тапкыр байрак күтәрелә. Росариода бәйрәмне төп үткәрү урыны — аргентина байрагына багышланган мемориал[2].

Тантана барышында муниципаль һәм хакимият органнарының провинция вәкилләре катнашында ачык митинг уза. Кайсыбер очракта чарада ил президенты да катнаша. Бу көнне Аргентина Хәрби көчләренең хәрби хезмәткәрләре, Фолкленд сугышы ветераннары, полиция, шулай ук граждан оешмалары һәм ассоциацияләре катнаша.

Канун нигезендә милли бәйрәмнәр атнаның дүшәмбе көненә күчерелә, бу халыкны озын яллар белән тәэмин итү һәм туризм үсешенә уңай йогынты ясау максатыннан эшләнелә. Шул сәбәпле бәйрәмне үткәрү көне рәсми дата белән туры килми, әмма 20 июньдә муниципаль һәм өлкә дәүләт администрацияләре хезмәткәрләре, дәүләт һәм хосусый мәктәпләр ял итә.

Сурәтләү

үзгәртү

Байрактагы зәңгәр һәм ак төсләр һава һәм Анд таулары кар төсен символлаштыра. 1818 елда байракка кояш сурәте өстәп төшерелә. Бу Май кояшы (Sole de Mayo) — Аргентинаның милли символы. Әлеге символ 1810 елның 25 маенда болытлы күктә кояш чыгуны искә төшерә, шул елны бәйсезлекне яклап беренче масскүләм халык демонстрациясе уза.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү