Базз шәһәр-кальгасы (фарсы телендә:قلعه بابک) — Иранның Көнчыгыш Азәрбайҗан останының Карадаг районы Калейбер бистәсеннән 3 километр көньяк - көнбатышта урнаша. Бу кальга халыкта Бабәк кальгасы буларак мәгълүм, чөнки ул Иран Хуррамитлары Бабәкнең төп сыену урыннарының берсе булган. Базз кальгасы территориясендә археологик казулар вакытында Ильдегизидлар һәм Византия дәүләтләренә караган тәңкәләр табылган булган. 1999 елдан бирле Бабәкнең туган көнендә яшь көньяк азәрбайҗаннар Көньяк Азәрбайҗан Милли Уяну Хәрәкәте оешмасы идарәсе белән кальгага йөреш ясап халык каһарманнарының хәтеренә ихтирам күрсәтәләр.
Урта гасыр чыганаклары шәһадәт иткәнчә, җитәкчелегендә башта Җавидан, ә аннан соң егерме елдан артык Бабәк торган хуррамитларның Азәрбайҗанда үзәге һәм башкаласы шәһәр-кальга Базз булган. Табари Мөхәммәд игълан иткәнчә, Базз «Бабәкнең өлкәсе һәм шәһәре» булган.[2]. Аль-Масуди «Азәрбайҗан илендәге Баззайн тауларында» күтәрелеш башлаган дип яза.[3]. С. Нафиси картасында Баззны Балхавадан көнчыгышрак урнаштыра һәм «Базз өлкәсе, Базз шәһәре, Базз тавы, яки Баззайн, хәзерге Талыш өлкәсе янында, Муган үзәненең көнчыгыш кырыенда һәм Каспий диңгезенең көнбатыш ярында дип күрсәтә. Аль-Бируни «Базз — Бабәк әл-Хуррами иле» дип яза. Зульфали Ибрагимов[4] һәм Владимир Минорский фикеренчә Базз таулы Караджадаг (ягъни Карадах) өлкәсендә урнашкан булган.[5]. Масуди безгә Баззның урнашуының иң төгәл билгеләмәсен калдырган: «Аракс Азәрбайҗанда Бабәк әл-Хурраминың Ватаны Баззайн иле һәм Аран иленең өлеше булган Абу Муса тавы арасында ага»[6]

Бабәк кальгасы
фар. قلعه بابک
Сурәт
Дәүләт Иран[1]
Административ-территориаль берәмлек Kaleybar County[d][1]
Гамәлдән чыгу датасы 15 август 837
Мирас статусы Иран милли мирасы[d][1]
Ирешү شهرستان کلیبر، بخش مرکزی، ۱۰ کیلومتری غرب کلیبر، روستای شجاع آباد[1]
Карта
 Бабәк кальгасы Викиҗыентыкта

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Wiki Loves Monuments monuments database — 2017.
  2. Табари, III, с. 1171.
  3. Масуди. "Китаб ат-Танбих, VIII, c. 353.
  4. Z. İbrahimov. Azərbaycan xalqı döyüşkən xalqdır. Bakı, 1942. s. 16.
  5. V. Minorsky. Caucasica IV, — «Bulletin of the school of Oriental and African stydies», 1953, XV/3, p. 505.
  6. Масуди, Мурудж, II, c. 75.