Һинд дине мифологиясе буенча, ашваттһа (Санскрит телендә:अश्वत्थ, IAST: aśvattha) (яки Ассатһа) ул Изге Инжир агачы, ул Һинд динендә изге агач һәм киң рәвештә Һинд диненә караган тектсларда очрый, ул Риг Ведаданың I.164.20 мантрасында 'пипал' (Ficus religiosa) буларак искә алына. Буддачылык текстларында агач Бодһи агачы дип атала, бу aгач астында Гаутама Будда медитациялгән һәм яткылыкка ирешкән. Ашваттһа ул Шива һәм Вишнуның исеме; Ади Шанкара буенча бу исем шва (иртәгә) һәм стһа (калган нәрсә) тамырларыннан алынган.[1] Данстутида Ашваттһа Патшазадә исеменнән Атһарван (Пайюга бирелгән) бүләкләрен кабул итүчеләре булган; патшазадә Гриффит тарафыннан Диводаса белән идентификацияләнгән булган.[2]

Һиндстан диннәрендә Ашваттһа яки Бодһи агачы.

Начикетага күрсәтмәләр биргәндә Яма Радж мәңге Ашваттһа агачын тасвирлый, аның тамырлары өскә үсә һәм боткалары аска, ул саф мәңге Браһман, анда бөтен бу дөньялар урнашкан һәм аннан тыш бернәрсә дә юк (Катха Упанишада шигырь II.vi.1). Әмма Кришна безгә сөйләгәнчә Ашваттһа агачының башы да, ахыры да юк һәм стационарлыгы юк, аның тамырлары өстә һәм ботаклары аста, тамырларын Гуналар тукландыра һәм аның мәңге тамырлары кеше дөньясында гамәлләр формасында таралган һәм аларны кайту булмаган күк сыену урынына ирешү өчен көчле бәйле булмау коралы белән кисәргә кирәк (Бхагавад Гита Бүлек XV 1-4 шигырьләре). Баштагысында өйрәнелгәнчә Ашваттһа агачы Брахман белән идентик чын нәрсә һәм шулай итеп аны кисеп булмый; соңгысында әйтелгәнчә Ашваттһа агачын чын булмаган мәхлукат итеп карарга мөмкин һәм аның булуын кисәргә кирәк. [3] Пураналарда, мәсьәлән, Падма Пуранада һәм Сканда Пуранада Ашваттһа (Пипал) агачына ихтирам күрсәтеп якын килү һәм табынудан бик күп алкышлар санап үтелә.[4]

Бодхи агачы белән бәйләнештә искә алынган беренче тарихи шәхес булып Богһайяда Ашока тора, аның Буддачылык исеме Пийядаси булган.[5] Һинду корбан утында кулланылган ут таякчыкларында, мәсьәлән, агниһотрада шулай ук ашватһа агачының кипкән тукымасы бар.

Искәрмәләр үзгәртү

  • Dictionary of Hindu Lore and Legend (ISBN|0-500-51088-1) by Anna Dallapiccola

Тышкы сылтамалар үзгәртү