Ачлы-туклы яшәү — азык-төлек җитмәү, ашауга мохтаҗлык кичерүдән барлыкка килгән хәлне тасвирлаучы термин. Кагыйдә буларак, сүз рационда азык-төлек җитмәү турында, кайчак аш кайнату трактында аш сеңдерү процессы бозыла һәм аш сеңдерү процессында туклыклы матдәләр югалту турында бара. Аачлы-туклы яшәү очрагында гипотрофия күренеше өч дәрәҗәгә бүленә. Моның өчен индивидуумның нормаль авырлыгыннан проценты җитмәгән авырлыкны исәплиләр.

Ачлык социаль каза булып санала . Абсолют ачлык — ачлы-туклы яшәүнең күзгә күренеп торганы, чагыштырмача (яшерен) ачлык — ачлы-туклы яшәү, азык рационында кирәкле матдәләр җитмәү.

Ачлык, гадәттән тыш табигать шартлары афәтеннән: җир тетрәү, су басулар, озакка сузылган корылык, циклоннар һ.б., шулай ук сугышлар, хәрби конфликтлар нәтиҗәсендә башланып китә. Бу күренеш тар авыл хуҗалыгы җитештерүен кискен киметә һәм көтелмәгән бәла-казаларга алып килә.

Нигериядә Гражданнар сугышы чорындагы ачлыктан интегүче бала. 1967-1970 е.

2000 елдан 2000 елгача азык-төлек белән тәэмин ителү буенча БМО докладында ачлы-туклы яшәү сәбәпле үлем очрагы 58% җитә дип ачыклана. "Дөньяда ел саен 62 миллион кеше үлә, һәр икенче ун кеше ачлыктан газапланган[1]. 2006 елда 38 миллион ачлы-туклы яшәү белән бәйле, микроэлементлар җитмәүдән үлә"[2]. Үлем кимәлен хроник ачлык нәтиҗәсендә билгеләү ифратта авыр. Чөнки үлем очрагы турыдан-туры ачлык белән бәйләнмәгән. Ачлы-туклы яшәү кешеләрнең, яман шеш, кахексия, дистрофия, маразм кебек, күпләп авыруына китерә. Аксым җитмәүдән аеруча балалар, бигрәк тә күкрәк сөте имгән чорда һәм гомеренең беренче елларында, шулай ук йөкле хатын-кыз һәм бала имезүче хатыннар газаплана.

Ачлы-туклы яшәү сәбәпләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. The world hunger problem: Facts, and figures statistics, archived from the original on 2011-11-18, retrieved 2016-07-08 
  2. Ziegler Jean L'Empire de la honte — Fayard, 2007.
  3. Русско-башкирский словарь педагогических и психологических терминов (Н.Ф.Суфьянова, 2002)
  4. Русско-башкирский словарь медицинских терминов (В.З.Гумеров, 1981)
  5. Русско-башкирский толковый словарь медицинских терминов (М.К.Азнабаев, 2007)
  6. Русско-башкирский словарь (под редакцией З.Г.Ураксина, 2005)
  7. Ron Nielsen, The little green handbook, Picador, New York (2006) ISBN 0-312-42581-3

Әдәбият үзгәртү