Ашкайнату системасы

·        Ашкайнату системасы (systema digestorium) – азыкны механик һәм химик эшкәртүен, ясалган туклыклы матдәләрнең сеңдерелүен һәм организмнан эшкәртелмәгән калдыкларны чыгаруын башкаручы әгъзалар җыелмасы.

Ашкайнату системасы
Сурәт
Нинди таксонда бар кеше
Анатомик структурасының үсеше digestive system development[d]
Foundational Model of Anatomy коды 7152[1]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/digestive_system[2]
NCI Thesaurus идентификаторы C0012240
Commons-logo.svg Ашкайнату системасы Викиҗыентыкта
Digestive system diagram numbered.svg

Ашкайнату системасы көпшә сыман, авыз куышлыгыннан башланып, йоткылык, үңәч, ашказаны, нечкә һәм юан эчәктән тора һәм арт юл белән тәмамлана

Ашкайнату көпшәсе тышчасы барлык өлешендә бер үк гомуми төзелешле һәм 4 катламнан тора (рәс. 1.2).

·        Лайлалы катлам

  • Көпшәне эчтән җәя
  • Биз һәм төкчәләр ясый
  • Эпителий белән капланган
  • Үзенең тәлинкәсе бар (тамырлар, нервлар, лимфоид фолликуллар бар)
  • Мускуллы катламы бар

·        Лайла асты катламы

o   Лайлалы катлам астында ята

o   Тамырлар һәм нервлар бар

o   Лайланы беркетеп тора

o   Бизләр бар

o   Җыерчыклар ясый

·        Мускуллы катлам  

o   Шома мускуллы күзәнәкләрдән тора

o   Гадәттә 2 катламнан тора:

§  Эчке –  әйләнмәле (сфинктерларны ясый ),

§  Тышкы – буйга

o   Катлам арасында тамырлар һәм нервлар урнашкан

o   Тышчаның тонусын һәм ризыкның көпшәдән күчүенә булыша

·        Сүлле катлам яки адвентиция

o   Сүлле катлам

§  Тоташтыргыч тукымадан торган, эпителий (мезотелий) белән капланган элпә

§  Көпшәне тыштан каплый

§  Әгъзаларга бер-берсе белән ябышмаска булыша

o   Адвентиция

§  Әгъзаларны тыштан, әгъза сүлле катлам белән капланмаган очракта, каплый

§  Тоташтыргыч тукымадан тора

§  Әгъзаларны якындагы тукыма яки әгъзалар белән ялгый

Рәс. 1.1. Ашкайнату системасының гомуми төзелеше

1 – авыз куышлыгы;

2 – йоткылык;

3 – үңәч;

4 – ашказаны;

5 – бавыр;

6 – үт куыгы;

7 – ашказаны асты бизе;

8а – уникеилле эчәк;

8б – ябык эчәк;

8в – янбаш эчәк;

9а – суалчансыман үсенте;

9б – сукыр эчәк;

9в – күтәрелмә кыршау эчәк;

9г – аркылы кыршау эчәк;

9д – төшмә кыршау эчәк;

9е – сигмасыман кыршау эчәк;

9ж – туры эчәк.

Ашаган ризыклар эшкәртелеп, канга сеңеп, гәүдәнең бөтен органнарына таралсын өчен, яхшы итеп эшкәртелергә тиеш. Бу бик мөһим эш белән ашкайнату органнары шөгыльләнә. Авызны «кухняның» беренче бүлеге, кабул итү бүлеге дип атый алыр идек. ( Тәмле ризык күрүгә, исен сизүгә үк, авызга сулар килә. Әлеге сыекча — тө­ керек, авызга эләккән ризыкны чылату өчен кирәк. Югыйсә ризыкны чәйнәве һәм йотуы бик авыр булыр иде. Төкерек белән чылатылган һәм чәйнәлгән ризык—үңәчкә (пищевод), ә аннан кухняның икенче бүлегенә—ашказанына эләгә.

Ашказаны эчендә үзенә бертөрле бизләр бар. Ризык шунда эләгүгә, бизләрдән аксым молекулаларын тарката торган ачы сыекча бүленеп чыга башлый. Шунысы кызыклы: икмәк кисәге әле сезнең авызыгызда гына, ә ашказаны бизләре ризыкны кайнатырга җитәрлек күләмдә һәм тиешле: составта сыекча әзерләп куя: сезнең эчтәге «пешекчеләр» нәрсә эшләргә, кирәген белеп торалар.

Табынга ризык матур итеп бирелсә, аның исе бик тәмле булса, сездә төкерек тә, ашказаны сыекчасы да күбрәк бүленеп чыга. Ә бу исә ризык тизрәк үзләштереләчәк дигән сүз. Инде кызып сөйләшә-сөйләшә, яисә кигап укый-укый, телевизор карап ашасагыз, ашказаны сыекчаны бик аз , бүлеп чыгарыр һәм ризык та озак, авыр эшкәртеләчәк. Ашказаны вакыт-вакыт кыскара һәм ярым үзләштерелгән ризыкның ' бер өлешен эчәкләргә этеп чыгара. Бу — кухняның иң озын бүлеге. Ул 8 метрга кадәр җитә ала. Ашказанында боткага әйләндерелгән ризык эчәклекнең бормалы- . сырмалы коридорларыннан уза. Анда аңа төрле сыекчалар тәэсир итә, алар аксым үзләштерүне тәмамлыйлар, углеводларны һәм майларны үзләштереп г бетерәләр. Аксымнар, майлар, углеводлар эчәкләргә сеңдереләләр һәм кан аларны бөтен гәүдәгә тарата.

Ризыкны бик әйбәтләп чәйнәргә кирәк. Бик зур кисәкләрне йотмагыз: алай сез ашказанының эшен авырайтасыз. Артык күп тә ашарга ярамый.

Үзләштерелмәгән ризык ашказанында җыелып тора һәм ашказаны бозыла. Ул вакытта инде «эчке пешекче»ләрнең эшен тәртипкә салу өчен, дәваланырга туры киләчәк.

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.