Арча шәһәрчеге - Казансу ярындагы болгарлар нигезләгән җирлек. Җирле әһәмияттәге археология һәйкәле. Еллар узу белән Казан ханлыгы җирләрен тоташтыручы төп юллар киселешендә булып чыга һәм Татарстан территориясендә моңарчы булган барлык төп сәүдә юллары Арча аша үтә[1].

Истәлекле урын
Арча шәһәрчеге

Тарихы үзгәртү

IX гасырда Итил ярларына болгарларның үз дәүләтенә нигез салган алдынгы отрядлары килгәч, аның юлбашчылары каршында Бөек елга ярларында барлыкка килгән авылларның куркынычсызлыгы мәсьәләсе килеп баса. Үзләрен хәрби күршеләреннән һәм талау исәбенә йәшәп өйрәнгән халыҡлардан саклану өчен Идел-Кама Болгары яшь дәүләте читендә чик буе крепостьлары төзелә. Урманлы, сазлы, үтеүе авыр булган урын терәк пункты төзү очен кулай була. Бу урыннарның беренче йәшәүчеләре сугышчылар, аучылар һәм һөнәрчеләр була[1]. Арча шәһәрчегенә 13-14нче гасырларда нигез салына[2]. Ул 15нче гасырда ук билдәле булса да, бары тик 20нче гасырның 80нче елларында гына өйрәнелә башлый. 1945 елда уны СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Н. Ф. Калинин житәкчелегендәге археологик экспедияция өйрәнә. Нәтижәдә шәһәрчек мәйданы 24000 квадрат километр дип билгеләнә[3]. 1996 елда тарих фәннәре кандидаты А. А. Бурханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Казан арты археологик экспедициясе һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан урта гасыр Арча шәһәрчегендә археологик казу эшләре үткәрелә. Тикшеренүләр шәһәрчеккә XIII гасырда нигез салынуын, шулай ук Казан ханлыгы чорындагы шәһәрчек чикләре билгеләнүен раслый. Табылган материаллардан керамика, тимер һәм пыяла эшләнмәләре, шулай ук XV гасырның көмеш джучид тәңкәләре аеруча кызыксыну тудыра[4]. Шул ук вакытта жирлекне удмуртлар нигезләгән дигян теория да бар: янәсе, ул X-XI гасырларда (гарәпләр тарафыннан ул чорда "Арса"/"Арта" — илнең төп шәһәре "Арсания"/"Артания" дип аталган) барлыкка килгән, XII—XV гасырларда мөстәкыйль Көньяк удмурт кенәзлек үзәге һәм XV—XVI гасырларда Казан ханлыгы составында айрым удмурт кенәзлеге буларак булган. Удмурт фольклоры һәм шәһәр исемендәге "ар" компоненты моңа җитди нигез итеп алына. Әмма бу теория шик астына куела[5]

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү