Артём Мастров (12 ноябрь, 1976, Казан) - Россия спортчысы. Ул 1990 еллар ахырында - 2000 еллар башында Россиянең җиңел атлетика командасында чыгыш ясый, ил чемпионатының призеры[[Җәйге Олимпия уеннары 2000|, Сиднейдагы җәйге Олимпия уеннарында]] катнашучы. Татарстан данын яклый. Россиянең халыкара спорт мастеры (2000).

Артём Мастров
Туган 12 ноябрь 1976(1976-11-12) (47 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре спортчы

Биография үзгәртү

Мастров Артём Васильевич 1976 елның 12 ноябрендә Казанда туган.

Әтисе Василий Мастров җитәкчелегендә җиңел атлетика белән шөгыльләнә, «Юность России» физкультура-спорт берләшмәсе өчен чыгыш ясый.

1993 елдан Россиянең яшүсмерләр җыелма командасында катнаша, 1995 елда ул спорт мастеры нормативын үти.

1997 елда Казан дәүләт педагогика университетының физик тәрбия факультетын тәмамлый.

Казанышлары үзгәртү

Беренче тапкыр 1997 ел сезонында үзен халыкара дәрәҗәдә таныта, Россия җыелма командасына керә. Туркудагы Ауропа яшьләр чемпионатында катнашып, 800 метрга йөгерү программасында җиденче урынны яулый.

2000 елда Тулада Россия чемпионатында, бары тик Санкт-Петербург спортчысы Дмитрий Богдановтан гына калышып, шәхси рекорд белән 1:46,04 секундта 800 метр дистанциядә көмеш медаль иясе була.

Уңышлы чыгышлар аркасында Сиднейдагы җәйге Олимпия уеннарында ил данын яклау хокукына ия була — монда 800 метр дисциплинада 1: 49,89 нәтиҗә белән беренчел квалификация этабын уза алмый. .

2001 елда Тулада Россия чемпионатында 800 метрга йөгерүдә бронза яулый һәм Пекиндагы Универсиадада катнаша.

2003 елда Тулада Россия чемпионатында 800 метрга йөгерүдә тагын бронза медаль ала. Бу сезонда Тэгу Универсиадасында катнашып, финалда алтынчы урын яулый.

Спорт карьерасын 2011 ел сезоныннан соң тәмамлый .

Мактаулы исеме үзгәртү

"Халыкара класслы Россиянең спорт мастеры " (2000)

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны - танылган Россия йөгерүчесе Екатерина Мастрова (Волкова).

Искәрмәләр (үзгәртү) үзгәртү